erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләре хастаханәдә чакта, ике сабыйны әтиләре суеп үтергән

Ир-ат үз-үзенә кул салырга маташкан.

 

Якутиядә бер ир-ат ике нәни улын суеп үтергән. Аннары ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике балалы гаилә Булун районында яшәгән. Алар социаль куркыныч халәттә булу сәбәпле, махсус хисапта да торган.

Фаҗига булган вакытта бер һәм ике яшьлек балаларның анасы Якутск шәһәрендә хастаханәдә ятып дәваланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19 апрель иртәсендә 26 яшьлек әти кеше кулына пычак ала. Табиблар килгән вакытта абыйлы-энеле ике бала әле исән була. Ләкин аларны коткара алмыйлар. Сабыйлар операция өстәлендә вафат була. Әти кешенең хәле турында хәбәр ителми.

Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр соцопека органнары эшчәнлеген дә өйрәнә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X