Нинди бал файдалырак
Бал - олылар һәм балаларның яраткан ризыгы. Бу - табигый продукт.
Юкә балы – бик файдалы, күпләр аны бөтен сырхаулардан дәва дип саный. Ул ашкайнату системасын нормальләштерә, ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсынуларны бетерә, организмны чистарта, күз күремен ныгыта, кан әйләнешен активлаштыра.
Карабодай балы кан өчен бик файдалы. Бу үсемлекнең нектары аксымнарга бай һәм ул югары сортлы продукт булып санала. Карабодай балында тимер күп, шуңа күрә аны канны яхшырту өчен кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук ул аз канлылык, ютәл, авитаминоз, ялкынсыну процессларында да файда китерәчәк.
Каштан балы - каштан чәчәкләреннән җыелган уникаль продукт. Кулинариядә һәм медицинада кулланыла. Тәме әче һәм авызны камаштыра. Нефрит, цистит, йөрәк авырулары, бронхит белән авырганда куллану киңәш ителә. Каштан балының дезинфекция үзлекләре бар. Аны үт куыгын чистарту процессында кулланалар.
Чәчәк балы катнаш була. Бу продуктның составы төрле. Бал кортлары нектарны төрле чәчәкләрдән – мәтрүшкә, кандала үләне, шалфей, тузганак, яран гөл, люцерна, тукранбаш һәм башкалардан җыя. Мондый бал иммунитетка файдалы. Салкын тигәндә, үпкә ялкынсынуы булганда да мондый балның файдасы ныграк.
Чыганак: https://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/nindi-bal-faidalyrak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев