erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди очракларда пенсия күләме кимергә мөмкин

Россия Пенсия фондында пенсия түләүләренең берничә очракта кинәт кимергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Пенсия фондында пенсия түләүләренең берничә очракта кинәт кимергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Бу хакта “Российская газета” яза.

Иминият пенсияләре турындагы закон буенча, акчалар башкарма документлар, пенсионерга артык түләнгән пенсияне тотып калу турындагы карарлар, шулай ук суд карарлары нигезендә башкарыла.

Мәсәлән, пенсионерның нинди дә булса штрафы бар яки фатир өчен түләве вакытында түләмәгән икән, акча тотып калу турында карар суд приставларына тапшырыла. Алар бурычны пенсиядән тотып кала. Мондый очракларда суд приставлары пенсионерга акча тотылып калачагы турында хәбәр җибәрә.

Шулай ук балигъ булмаган балаларга түләнмәгән алиментларны яки төрле җинаятьләр өчен суд билгеләгән суммаларны да пенсиядән тотып калырга мөмкиннәр. Моннан тыш, пенсия артык түләгән очракта, артык түләнгән акчалар ай саен Пенсия фондына кайтарылып бара (тотып калынган акча билгеләнгән пенсиянең 20 процентыннан артып китәргә тиеш түгел).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән, кеше пенсия хокукын югалтканда, әмма бу турыда тиешле инстанцияләргә вакытында хәбәр итмәгәндә, артык түләнергә мөмкин. Әйтик, туендыручысын югалту буенча эш яшенә җиткән пенсия алучы, укуын тәмамлагач пенсия белән тәэмин итү хокукын югалта. Гражданин укуын тәмамлау турында Пенсия фондына үзе хәбәр итәргә тиеш.

Шулай ук башка шәһәргә күченеп китү дә пенсия күләменә тәэсир итәргә мөмкин. Бу очракта үзгәрешләр даими характерда булачак. Чөнки түләүләрне санаганда исәпкә алына торган төбәк коэффициенты үзгәрергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, элек күбрәк түләгән торак пунктта прописканы саклап калып бу проблеманы хәл итеп була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193632/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X