erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Нәрсә сатканнарын белмиләр» - челтәрле бизнес продукциясе ике блогерны ызгыштырган ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)

Шушы көннәрдә челтәрле бизнес тирәсендә тагын бер гауга чыккан. Челтәрле бизнес ике танылган татар блогеры Рафилә Шәмсетдинова һәм Гөлнараның аралары җитди бозылуга китергән.

 

Челтәрле бизнеска берегеп ятучыларның күп булуы нәрсә белән аңлатыла? Биредә акча күп булуы белән. Ә акчаның дус белән дусның, туган белән туганның үзара мөнәсәбәтләрен бозарга сәләтле икәне билгеле инде. Төшемле эш булгач, бу бизнес белән шөгыльләнүчеләр үз компанияләренә сүз тидергәнне яратмый, үзләренә каршы чыгучыларга чеби алырга җыенган тилгән кебек очып куналар. Шушы көннәрдә челтәрле бизнес ике танылган татар блогеры Рафилә Шәмсетдинова белән Гөлнараның онлайн ызгышына сәбәпче булган.

Рафилә Шәмсетдинова — татар интернет дөньясында билгеле шәхес. Рафиләнең аш-су рецептлары белән бүлешүдән башлап җибәргән инстаграм сәхифәсен бүгенге көндә 62 меңгә якын кеше карап бара. Блогер беркайчан да үз фикерен белдерүдән курыкмый, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Бу кадәр язылучысы, яки әзер кулланучысы булганда, блог аш-су рецептлары кую белән беррәттән челтәрле бизнес алып бару өчен дә актив эшли. Рафилә бу өлкәдә зур, көчле команда туплаган. Ире белән челтәрле бизнес вәкилләренең чит илләрдә үткәрелә торган укулары һәм җыеннарына йөри.


Рафилә Шәмсетдинова
Солтан Исхаков
Үзен «Татар кызы Гөлнара» дип тәкъдим итүче блогерның 140 меңгә якын язылучысы бар. Анысы блогын татар һәм рус телләрендә алып бара. Рафиләнең сторисларыннан аңлашылганча, Гөлнара Татарстаннан читтә яши.

Икесе дә аш-су блогеры булгач, әлеге кызларның уртак темалары күп булган, әлбәттә. Бер-берсенә блогларын үстерешергә ярдәм иткәннәр, көндәлек темаларга да аралашканнар булса кирәк. Әмма көннәрдән бер көнне ахирәтләр арасыннан кара мәче йөгереп узган. Челтәрле бизнес продукциясенең зыяны турында сөйләүдән башланган бу ызгыш реклама буенча бер-берсенә гаеп ташлауга кадәр барып җиткән. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рафиләнең сторисларыннан аңлашылганча, Гөлнара температурасы күтәрелүе, өшүе, тамагы авыртуы турында язгач, Рафилә аңа челтәрле компания продуктлары белән дәваланырга тәкъдим иткән. Аннан кайда яшәвен сораган һәм Балашихадагы офислары белән сөйләшеп, авырып ятучы Гөлнараның өенә 7 мең сумлык товар китерткән. Бу «игелеге» өчен акча сорап тормаган, «терелгәч блогыңа реклама урнаштырып кайтарырсың» дигән.

Гөлнараның алдагы сторисларын күреп өлгермәдек. Әмма, үзе әйтүенчә, Гөлнара үзе дә, кызы да Рафилә җибәргән продукцияне кулланган, әмма бер файдасын да күрмәгән. Күпме эчсәләр дә, темпуратуралары төшәргә уйламаган. Ләкин Рафиләнең сторисларында Гөлнара белән язышуының скриншоты бар. Аларда Гөлнара «бу продуктларны эчмәве һәм эчмәячәге» турында язган. Бу блогерларның кайсы хаклыдыр, белмибез. Кайсына ышанырга да белмәссең. Әмма кызларның челтәрле бизнес аркасында аралары бик җитди итеп бозылуы дөрес.  

Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/society/11-02-2022/n-rs-satkannaryn-belmil-r-chelt-rle-biznes-produktsiyase-ike-blogerny-yzgyshtyrgan-5849092


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X