erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнвәр Нургалиев хатынына бүләген бирергә оныткан

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Иринага туган көне уңаеннан искиткеч сюрприз ясады ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

Ул хатынын вертолет белән ресторанга алып бара, ә анда Иринаны тагын да зуррак сюрприз көтә. 

- Әнвәр, Ирина, чынлап та, вертолет турында белмәдеме?

- Ирина бернәрсә дә белмәде. Дөрес, күңеле нидер сизенгән аның... Минем нәкъ менә ак вертолетта ак киемнәрдән очасы килде. Иринаның вертолетта очканы юк иде. Мин аны фотосессиягә, аннан ресторанга барабыз дип алдалап алып киттем. Кунакларны өйгә чакырабыз дидем. Вертолетка кергәнче, күзен бәйләдем. Вертолетка утыргач кына күзләрен ачтым.

- Мәҗлес кайда үтте?

- Уфада ачык һавадагы ресторанда. Туган көнгә ул яраткан артистларны чакырдым. Айдар Галимов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Марат Мухин, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов һәм башкалар. Татар һәм башкорт артистларын бергә җыю, аралашу күңелле вакыйга булды. Барысына да алдан ук ак киемнән килергә дип әйтеп куйдым.

- Иринага тагын нинди сюрпризлар әзерләдең?

- Туган көн алдыннан танышуыбызга багышланган минифильм да төшердем. Тулай торакта танышуыбыз, урам буйлап аңа эш эзләп йөрүем, эшкә урнаштыруым, очрашып йөрүебез турында сөйләдем. Ул Женя исемле әбидә яшәгән иде, аның янына да кереп чыктык. Әбигә хәзер 82 яшь икән. Ирина бу фильмны күргәч, күңеле тулып елады. Аның гына түгел, килгән кунакларның да, үземнең дә күзләр яшьләнде.

- Җимешеңә багышлап махсус җыр да яздыргансың икән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ирина күптәннән Михаил Боярскийның “Спасибо за сына и за дочь” җырын җырлавымны сорый иде. Ләкин һич җае чыкмады, вакыт тимәде. Туган көн алдыннан бер сәгать эчендә бу җырны яздырдык да куйдык.

- Бер мөһим бүләгеңне бирергә оныткансың. Дөресме бу?

- Әйе. Өйләнешкәндә туебызга балдак алмаган идем. Ул вакытта балдак алырга акчабыз булмагандыр инде. Туйда Иринага әбинең (тещаның) балдагын кидердем. Туган көненә бриллиантлы балдак алдым, ләкин бүләк итәргә онытканмын. Чәчәк бүләк иткәннән соң, бармагына балдак кидертеп җырларга тиеш идем. Әмма балдакны өйгә кайткач төнлә генә бүләк иттем. Тәүге тапкыр Иринага бер зур роза бүләк иткән идем. Ә бу юлы 101 роза бүләк итеп бирдем.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/nvr-nurgaliev-khatynyna-blgen-birerg-onytkan

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X