erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оборона министры Шойгу мобилизация турындагы планнары белән уртаклашты

РФ Оборона министрлыгы башлыгы сүзләренчә, махсус хәрби операцияне үткәрү өчен хәрбиләр җитәрлек.

РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы өстәмә мобилизация игълан итәргә җыенмый, махсус хәрби операция (СВО) үткәрү өчен хәрбиләр җитәрлек. Бу хакта Россия Саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итте.

"Генераль штабта өстәмә мобилизация буенча планнар юк. Кораллы Көчләрдә махсус хәрби операция үткәрү өчен кирәкле санда хәрбиләр бар. Моңа күп яктан Ватанны саклаучылар сафларын актив тулыландыручы гражданнарыбызның ныклы патриотик позициясе ярдәм итә", - диде Шойгу РФ Кораллы көчләренең җитәкче составы белән тематик селектор киңәшмәсендә.

Ул хәбәр иткәнчә, бу ел башыннан хәрби хезмәткә контракт буенча һәм ирекле формированиеләргә 335 меңнән артык кеше кергән. Сентябрьдә генә контракт төзеп хезмәт итәргә теләгән 50 меңнән артык кеше кул куйган. Шойгу билгеләгәнчә, гомуми эшкә илнең барлык субъектлары, эре предприятиеләр, дәүләт корпорацияләре һәм Россия казаклыгы өлеш кертә, кайбер төбәкләр исемле бүлекчәләрне формалаштыра һәм бу эш дәвам итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Контрактчылар һәм иреклеләрне җыю эше, шул исәптән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының һәрьяклап социаль ярдәме белән дә зур тизлек ала", - дип йомгаклады Оборона министрлыгы башлыгы.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X