erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч балалы гаиләгә нинди матди ярдәмнәр каралган?

Гаиләдә өченче бала туганда олы балага 19 яшь булса, җир биреләме? Хөкүмәттән нинди акча алып була? Ипотеканың күпмедер күләмен дәүләт киметәме? Гүзәлия. Казан

(Ватаным Татарстан)

Ләйсән Харисова, хокук һәм финанс белгече:

– Яңа кагыйдәләр буенча, беренче бала өчен дә «Ана капиталы» бирәләр. 2020 елда икенче бала туса, «Ана капиталы» күләме 155 550 сумга арта. Әгәр дә 2020 елда өченче, дүртенче, бишенче балалар туа икән, гаилә 639,4 мең сум акча алырга хокуклы. Шарты: алар моңа кадәр дәүләттән ниндидер башка өстәмәләр алмаган булырга тиеш.

Җир мәсьәләсенә килгәндә, төрле төбәкләрдә моңа төрлечә карыйлар. Кайбер җирләрдә искәрмә ясыйлар. Әйтик, өченче бала туганда, беренче, икенче балалары 18 яшькә җиткән, «очно» укып йөри икән, андыйларга җир бирелергә мөмкин. Татарстанда исә мондый искәрмә юк. Димәк, андыйларга җир бирелми.

Өстәмә түләүләргә килгәндә, әйтик, гаилә күпбалалы булып санала икән, аларга газ, су, җылылык өчен түләүләрдә ташлама каралган. Шулай ук 6 яшькә кадәр балаларга бушлай дарулар алу мөмкин. Лагерь, шифаханәгә юллама, мәктәптә ашау, юлда йөрү өчен ташламалар каралган. Һәрбер төбәк социаль ярдәм чаралары җыелмасын үзе булдыра. Ягъни ниндидер чаралар өсти, кайсыларын ала, матди яктан да аерыла. Татарстандагы ташламалар башка төбәкләр өчен туры килмәве бар. Безнең илгә бәйле ташламалар турында тулырак Россия Президентының 5 майга караган 431 номерлы Указыннан укып белергә була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ипотека дигәндә, шулай ук законга күз салырга кирәк. Президент Владимир Путин 2019 елда  «Ипотека торак кредитлары (займнар) буенча бурычларны түләү ягыннан, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары» һәм «Гражданлык хәле актлары турында» 157 номерлы Федераль Законны имзалады. 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр аралыкта өч, дүрт, биш һәм аннан да күбрәк балаларыгыз туа икән, бу очракта ипотеканы киметү чарасыннан файдаланырга мөмкин. Теләсә кайсы кредит-ипотека капланмый, ә нәкъ тә үзегезнең фатир, йорт яисә гаилә участогы өчен алынганы каплана. Максималь сумма – 450 мең. Бу мөмкинлектән бер генә мәртәбә файдаланырга була. Тагын бер шарт: ипотека кредиты 2023 елның 1 июленә кадәр алынган булырга тиеш. Шунысы да бар: әйтик сезнең 400 мең сум бурычыгыз калган, ди. Ә сезгә, дәүләт бу ярдәм чарасыннан файдаланган очракта, 450 мең сум күләмдә матди ярдәм күрсәтә. 50 мең сумы акчалата биреләчәкме, дигән сорау тууы бар. Юк, бу акча дәүләттә кала.

 

P.S. Газета битендә соравыгызга җавап басылмаган икән, хафаланырга кирәкми, димәк, аңа җавап эзләнә. Киләсе саннарда, һичшиксез, җавапны бастырырбыз.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

https://vatantat.ru/2021/10/66304/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X