erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпиада тәмам: Казан үз ярышларын көтә

Татарстан башкаласы сентябрьдә Халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышлары үткәрергә әзерләнә

Олимпиада тәмам. Әмма тормыш дәвам итә. Шул исәптән спорт өлкәсендә дә. Олимпиада уеннары кебек булмаса да, Татарстан башкаласы сентябрьдә Халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышлары үткәрергә әзерләнә. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында төбәкнең спорт тармагын җитәкләүче Владимир Леонов шул ярышлар хакында тулырак мәгълүмат белән таныштырды.

Россия — Спорт державасы форумына 2009 елда ук нигез салынган иде. Форумның беренчесе Казанда үткәрелде. Ул вакытта ил башлыгы булган Дмитрий Медведев та форумда катнашкан иде. Аннан соң җыенны төрле шәһәрләрдә үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә ясап, Россия буйлап “җибәрделәр”. Ике елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш булган спорт чарасын быел Казан кабат кабул итәчәк. 8 сентябрьдән 10 ына кадәр Татарстан башкаласына төрле төбәкләрдән спорт өлкәсе белгечләре җыелачак.

“Форум Казанга кайтсын өчен без бик озак көрәштек һәм безне ишеттеләр. Форум ике елга бер үткәрелә һәм ул күчеп йөрмәсен, аны уздыра торган мәйданчык резервланган булсын иде. Мисал өчен Питерда үткәрелә торган икътисади форум кебек”, - ди Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Форумга спортчылар, белгечләр генә түгел, эшмәкәрләр дә җәлеп ителәчәк. Чарада спортта цифрлаштыруга басым ясалачак һәм 3 меңләп рәсми делегат катнашачак. Оештыручылар катнашучылар өчен генә түгел, гади тамашачылар өчен дә интерактив зона булдырырга вәгъдә итә.

4 сентябрьдән башкалабыз БДБ илләрендә яшәүче спортчыларны кабул итә башлый. Сентябрьнең беренче шимбәсеннән алып, 11 енә кадәр Казанда беренче тапкыр БДБ илләре вәкилләре арасында халыкара ярышлар уздырылачак. Бу чараны да узган ел үткәрергә карар кылганнар иде. Коронавирус инфекциясен таратудан куркып, спортчыларны очраштырмаска булдылар. Быел Казанга килгән очракта да ковидтан вакцина ясатылган булырга, яисә ПЦР тест тапшырырга кирәк.

“Әле 1-1,5 ай элек кенә бу уеннарны үткәреп булырмы икән дип шикләндек. Оештыру ягыннан түгел, спортчылар килә алырмы дип борчылдык. Хәзер инде уеннарның уздырылачагын тәгаен әйтә алам”, - диде Владимир Леонов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уеннарга 23 яшькә кадәрле 1,5 меңләп спортчы катнашуы көтелә. Моннан тыш 600 гә якын рәсми зат та Татарстан башкаласында кунак булачак. Спортчылар 16 спорт төре буенча ярышачак. (Бу исемлектә көрәш тә бар). Алар арасында 184 медальләр комплекты уйнатыла. Хөкемдарлар саны да 500 гә якын.

БДБ илләре спортчылары арасында уза торган уеннарның эмблемасы — тәва кошы. Кошның койрыгында да, канатларында да ярышларда катнашачак илләрнең флаглары төшерелгән. Болар: Әзербәйҗан, Армения, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Молдова, Төркмәнстан, Таҗикстан һәм әлбәттә инде Россия. БДБ илләре ярышлары хакында сүз чыккач, катнашучылар исемлегендә Украина да бар иде. Әмма Леонов сүзләренчә, алар чакыруга бернинди җавап бирмәгәннәр. Шул сәбәпле, ярышлар ун ил вәкилләре арасында гына үткәреләчәк. Уеннарны тамашачылар да карый ала. Билетлар сату 12 августта башлана.

БДБ илләре ярышлары Казанда гына түгел, башка илләрдә дә үткәреләчәк. Уеннарның яңа башкаласы август азагында билгеле булачак.

“Быел Олимпиада елы. Ниндидер супер спорт ярышлары булыр дип вәгъдә итмим. Безнең өчен иң мөһиме бу ярышларны уздыру”, -дип белдерде Владимир Леонов. 

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/olimpiada-tmam-kazan-z-yaryshlaryn-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X