erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән яшьтәге хатын-кыз сарайда чыккан янгынны сүндергәндә тәнен пешергән

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр аны саф һавага алып чыккан һәм табибларга тапшырган

Яшел Үзән шәһәренең Белинский урамында хуҗалык сараенда янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 101 янгын сагы номерына шул хактагы хәбәр иртәнге 7.48 сәгатьтә килгән. Урынга юл тоткан ут белән көрәшүчеләрне күршеләр каршы алган. Ялкын телләренең сарайдан якындагы йортка күчү ихтималы да булган.


Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта сарай эчендә 79 яшьлек хуҗабикәгә юлыккан. Алар аны коткару битлеге ярдәмендә саф һавага алып чыккан һәм табибларга тапшырган. Шуннан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Өлкән яшьтәге хатын-кыз битен һәм кулларын пешергән. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче ул янгынны үз көче белән сүндермәкче булган. Янгын хуҗабикәнең ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан дип фаразлана.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-04-2021/yashel-z-nd-lk-n-yasht-ge-hatyn-kyz-sarayda-chykkan-yangynny-s-nderg-nd-t-nen-pesherg-n-5817267

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X