«Омикрон» башка вариантларга караганда тизрәк тарала
Прививка ясаткан һәм коронавирус кичергән кешеләрнең әлеге инфекцияне яңадан йоктыруы да ихтимал.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» башка вариантларга караганда тизрәк тарала. Оешма генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус Женевада узган брифингта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта „омикрон“ штаммы „дельта“га караганда тизрәк тарала дип раслый алабыз, прививка ясаткан һәм коронавирус кичергән кешеләрнең әлеге инфекцияне яңадан йоктыруы да ихтимал», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.
B.1.1.529 штаммы 20 ноябрьдә Ботсванада һәм Көньяк Африка Республикасында табылды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңа «омикрон» (грек әлифбасындагы 15нче хәреф) дигән исем бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев