erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Омикрон” штаммы коронавируска каршы тере вакцинага әйләнергә мөмкин

Коронавирусның яңа – “омикрон” штаммы тере вакцинага әйләнергә мөмкин ("Ватаным Татарстан").

Ник дигәндә, “омикрон”ның кешене чирләтү сәләте кимрәк, шул ук вакытта аны йоктыручыларда авыруның әшәкерәк штаммнарына иммунитет барлыкка килә. Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институты галиме-вирусолог Петр Чумаков шулай дип белдергән.

“Хәзер COVID-19 инфекциясе үзенең үсешендә икенче фазаны тиз-тиз узды дип уйлыйбыз. Аның чирләтү сәләте кимеде, шул ук вакытта тагын да йогышлыракка әйләнде. Монысы да әйбәт, чөнки табигать үзе үк коронавируска каршы тере вакцина уйлап тапкан кебек килеп чыга. Ягъни коронавирусның яңа штаммын кичерүчеләр әшәкерәк штаммнарына бирешмәүчәнгә әйләнәчәк”, – дип аңлаткан галим Ura.ru порталы хәбәрчесенә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вирусолог “омикрон” пәйда була нәтиҗәсендә кешелекнең локдауннарны онытачагына ышаныч белдергән. Шул ук вакытта ул аның башка штаммнарны кысрыклау ихтималының әлегә мәгълүм булмавын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X