erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Оныгым белән бакчадан кайтуыма фатирсыз калдым» - кара риэлторлар хөкем ителде

Казанның Идел буе суды «кара риэлторлар» эшенә нокта куйды, алар гаебе белән республиканың тиз ышанучан кешеләренең урамда калу ихтималы бар иде ("Интертат").

 Гаепләү карарын бүген дүрт хөкем ителүче тыңлады: 41 яшьлек Марат һәм 33 яшьлек Руслан Шәймәрдановлар, 52 яшьлек Елена Новицкая һәм 46 яшьлек Роберт Хәлиуллин.


Бүген Казанның «кара риэлторлар» җинаятьчел квартетында катнашучыларның барысын да суд залында сак астына алдылар. Ун еллар элек алты гаилә алар гаебе белән чак кына урамда калмаган. Әлеге эшнең фигурантлары гаепләрен таныганмы һәм алданган клиентлар үз торакларын кире кайтара алганмы — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы репортажында.

Казанның Идел буе суды «кара риэлторлар» эшенә нокта куйды, алар гаебе белән республиканың тиз ышанучан кешеләренең урамда калу ихтималы бар иде. Гаепләү карарын бүген дүрт хөкем ителүче тыңлады: 41 яшьлек Марат һәм 33 яшьлек Руслан Шәймәрдановлар, 52 яшьлек Елена Новицкая һәм 46 яшьлек Роберт Хәлиуллин.

Займга дип килдем — фатирсыз киттем
Суд ачыклаганча, «җинаятьчел квартет» 2012 елдан 2014 елга кадәр эшләп килгән. Аның катнашучылары юридик яктан белемсез яки психик яктан сәламәт булмаган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне алдалап, займ килешүе дигән булып, күчемсез милекне сату-алу турындагы документларга кул куярга мәҗбүр иткән.

Эшчәнлекләрен яшерер өчен алар «Казан-инвест» компаниясе булдырганнар. Документлар буенча әлеге оешма күчемсез милекне залогка салып, бурычка акча биреп торган. Фирманың ике офисы Чуйков һәм Әбсәләмов урамнарында эшләгән. Клиентларны җәлеп итү өчен мошенниклар социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында реклама урнаштырганнар.

Шулай итеп, алар юридик яктан белемсез клиентларны тапкан. Тегеләре исә бурычка акча алып торабыз дип ышанып, үз фатирларын сату-алу килешүенә кул куйганнар. Шул рәвешле кулга төшерелгән торакны «кредиторлар» саткан, ә чын хуҗаларны фатирларыннан мәҗбүриләп куып чыгарганнар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, төркемне Марат Шәймәрданов оештырган. Юридик терминнарда берни дә аңламый торган беркатлы өлкән кешеләрне эзләү схемасын да ул эшләгән. Новицкая аның урынбасары булган.

Эшнең фигурантларын 2017 елның апрелендә үк тоткарлыйлар. Тентүләр вакытында «Казан-инвест» компанияләр төркеме офисларында займнар алу турында күпсанлы распискалар, залог, фатир, җир участоклары, дача йортлары сату-алу турындагы килешүләр табып алына. Катнашучыларның берсенең фатирында полиция хезмәткәрләре биш миллион ярым сум акча таба.


Алинә Фәйзрахманова
Сүз уңаеннан, ул чактагы гаепләнүдә тагын бер кеше — Биектау районының Күлле бистәсендә яшәүче 48 яшьлек Марат Әдһәмов та була. Тентү вакытында аның 12 миллиметр калибрлы ике ау мылтыгы һәм 350 патроны булуы ачыклана. Бер төркем затлар тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнүдән тыш, ул законсыз рәвештә корал әзерләүдә дә гаепләнелә. Аның эше аерым карала, шуңа күрә ир-атны дүрт әшнәсеннән аерым хөкем итәләр.

«Оныгым белән балалар бакчасыннан кайтуга фатирым минеке түгел иде»
Полиция хезмәткәрләре үз фатирларыннан колак каккан өч зыян күрүчене шунда ук ачыклый, әлеге эштә алар барлыгы алтау булып чыга. Зыян 8 миллион сумнан артыгракны тәшкил итә.

Процесс башында зыян күрүчеләрнең берсе — Наталья Першина авыр финанс хәлендә калып, Шәймәрдановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылуы турында сөйләде. Хатын-кызга ашыгыч рәвештә миллион сум акча кирәк була, шуңа күрә аның бердәнбер фатирын залогка салудан башка чарасы калмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәймәрданов алдан ук сату-алу килешүен төзи һәм Натальяны Теркәү палатасына чакыра. Анда хатын кәгазьләргә кул куя һәм шул рәвешле үз фатирыннан мәхрүм кала. Моның сату-алу килешүе булуы турында ул белми.

«Миңа фатирны сатарга кирәкми иде. Миңа нәкъ менә заем кирәк иде. Ул көнне мин оныгым белән балалар бакчасыннан кайттым, ә фатирым инде минеке түгел. Әйберләрем, җиһазларым, суыткыч — барысы да шунда калды. Мин бик нык югалып калдым, еладым һәм дустыма киттем. Шулай итеп, мин бизнесны югалттым, ә аның артыннан фатирдан да мәхрүм булдым», — дип сөйләде Наталья Першина ике ел элек узган беренче суд утырышында.


Алинә Фәйзрахманова
Икенче бер зыян күрүче Асия Хәйретдинова да үз фатирыннан шундый ук юл белән мәхрүм ителә. Ул вакытта аның белән бергә бер яшьлек оныгы белән йөкле кызы да урамда кала.

Җинаять эше кузгатылганнан соң, зыян күрүчеләр граждан дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать иткән, сату-алу килешүләренең барысы да дөрес түгел дип табылган, алданган клиентлар торакларын кире кайтара алган.

«Алар нәрсәгә кул куйганнарын белде»
Шуңа да карамастан, эштәге фигурантларның берсе дә үз гаебен танымаган. Суд тикшерүе дәвамында гаепләнүчеләр үзләрен яклаучылар белән бертавыштан барлык дәлилләрнең дә ясалма булуына һәм бернинди мошенниклыкның да булмавына ышандырырга тырыша.

«Зыян күрүчеләр, минем аңлавымча, бу хәлдән файдаланып калырга тырышкан кешеләр. Наталья Першинаның фатиры банкта залогта була. Бурычлары булганга, аңа фатир сатарга кирәк иде. Шулай эшләмәсә, фатирын аласылар иде. Әлеге килешү берничә этапта башкарылды. Барлык документларга ул үзе кул куйды», — дип сөйләде суд тикшерүенең башлангыч стадияләрендә Елена Новицкая.


Алинә Фәйзрахманова
Фикер алышуларда чыгыш ясаганда, ханым судның игътибарын бер шаһитка — Биектау күп функцияле үзәгендәге сату-алу килешүләренең берсен теркәү өчен документлар кабул иткән хезмәткәрдән сорау алуга юнәлтте.

Шаһит күрсәтмәләреннән күренгәнчә, Теркәү палатасына тиешле кәгазьләрне килешүдә катнашучылар үзләре генә тапшыра ала, шул ук вакытта барлык документлар да күп функцияле үзәк хезмәткәре барында имзалана. Бу күрсәтмәләргә сылтап, Новицкая килешүдә катнашучыларның барысы да нәрсә өчен кул куйганнарын һәм «сатып алучы һәм сатучы» сүзләрен күрүләрен белдерде.

Әмма зыян күрүчеләр үзләре сорау алу вакытында бөтенләй башкача сөйли. Аларның сүзләренә караганда, килешүләргә кул куйганда җинаятьчел төркем әгъзалары кәгазьләрне кул белән капларга яки өстән башка документларны салырга тырышканнар, ашыкканнар һәм клиентларга документларны игътибар белән өйрәнергә мөмкинлек бирмәгәннәр.

Ничек кенә булса да, суд әлеге эштәге дүрт эш фигурантны да «оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча гаепле дип тапты. Тулырак: https://intertat.ru/news/society/08-02-2022/onygym-bel-n-bakchadan-kaytuga-fatir-mineke-t-gel-ide-kara-rieltorlar-h-kem-itelde-5848914

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X