erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орскида куркыныч хәлләр

Моңа кадәр дамбаның ике урынында су аккан инде, шуңа аның ишелү ихтималы булган. 10 меңнән артык кеше яшәгән 4 меңнән артык йортны су басты.

Хәвефле районнардан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуациялиләр.  Шәһәрдә дә, гомумән Оренбург өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Орскига йөзләгән коткаручыны җибәрде

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Орскига  дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтер өчен 240 коткаручы һәм 113 берәмлек техника юнәлтелгән.

Соңрак ведомство дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтү максатында көч һәм чаралар төркемен арттырды. Вакыйга урынында барлыгы 440  белгеч һәм 217 берәмлек техника эшли, шул исәптә 30 йөзү чарасы (махсус көймәләр) һәм үтемлеге югары булган йөзүче транспортер.

Коткаручылар шәһәр хакимияте вәкилләре белән бергә  су баскан һәм су басу ихтимал булган урыннардан кешеләрне эвакуациялиләр, өлкәннәрне һәм йөри алмаганнарны  күтәреп алып чыгалар. Властьлар ышандыруынча, медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итүче булмаган, халык тынычлык саклый, паникага бирелми.

“Лента.ру” басмасына шунда яшәүче бер ир сөйләвенчә, шәһәр халкы кырылып эчәр су сатып ала башлаган, алар Ирекле гидроэлектростанциясеннән күп су җибәрелер, дип әзерләнә.

Урал елгасы дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, Оренбург шәһәре мэр Сергей Салмин шәһәр яны поселоклары һәм бакча ширкәтләрендәгеләрне тиз арада эвакуацияләнергә чакырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Хәл бик җитди. Бе тәүлек эчендә генә Уралдагы  су дәрәҗәсе 91 см.га җиткән! Һәм әле ул 778 см тәшкил итә. Бу күрсәткечләр уңай түгел дип исәпләнә һәм су һаман килә дә килә”, – дигән Сергей Салмин.

Мэр мәгълүматы буенча, шәһәрдә 300дән артык йорт һәм 750 участокны су баскан. Салмин кешеләрне, шәхси, кыйммәтле әйберләрен, документларын даруларын һәм иң элек кирәге чыгардай нәрәләрне  алып, танышларына, туганнарына  яисә вакытлыча урнаштыру пунктларына китәргә чакыра.

Оренбург өлкәсе хакимияте ташкын белән бәйле хәлләрнең нормальләшү срокларн атады. Ул 20 апрельдән соң җайга салынырга тиеш.

Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматы буенча, бу гадәттән тыш хәл сәбәпле төбәк  күргән зыян  21 миллиард сумнан арткан.  

Чыганак: lenta.ru

https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2024-04-08/orskida-kurkynych-h-ll-r-3718977

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X