erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өшкерүче Резеда ханым: «Гайсә пәйгамбәрне төштә күргәч, кешеләрне дәвалый башладым» (»Интертат»).

Өшкерүче Резеда ханым үзенең дингә килү тарихы һәм дәвалау сәләте ачылу турында блогер Фагыйлә Шакировага сөйли.

Дингә мин 32 яшемдә килдем. Бик күп намазлар укыдым. Аннан башымда лепкә сөяге (родничок) ачылды. Шуннан мин тәрәккыят (прогресс) юлына бастым. Дөньяга карашым бөтенләй үзгәрде.

Аннан миңа шушы сәләт килде. Бераз вакыт үткәч, рухи яктан камилләшә төшкәч, төнлә намазлар укый башладым. Башта тәһәҗҗүд намазын ярты сәгать укыдым, аннан бер сәгать укый башладым, аннан ике сәгать, хәзер мин аны ике сәгать ярым укыйм. Элек тәсбих намазын 1-2 генә кабат укый идем, хәзер төнлә өч тәсбих намазы укыйм берәр сәгать, тәһәҗҗүд (төнлә торып укылган намаз) намазын ике сәгать ярым укыйм. Менә шулай төнге намазлар укыгач, рухи яктан камилләшә бардым, һәм Аллаһы Тәгаләдән гыйлемнәр бирелде. Дәвалау көчем арта барды.

– Ничек дәвалый башладыгыз, беренче булып кем килде?

Бер гаилә, балаларын калдырып торырга кеше булмагач, Резеда Хафизовна, карап тормассыз микән, дип үтенеп сорадылар. Дәү әнисе баланы авыр диде. Мин риза булдым. Ул балада ДЦП иде, җиде айлык бала иде. Аркасына бер дә ята алмый, дүртаякланып йөзтүбән ятып кына йоклый иде дә кычкырып уяна иде. Шул баланы караганда, мин, шыпырт кына догалар укып, аны дәвалый башладым. Дога укып аякларына массаж да ясадым, бик күп догалар укып өшкердем дә. Шуннан ул бала йоклый башлады. Өшкергәч, өчәр сәгать йоклый иде. Өйләгә кадәр өч сәгать, өйләдән соң өч сәгать. Төнлә дә йоклый. Дүрт ай вакыт узгач, ул бала беренче мәртәбә аркасына ятты. Тагын ярты ай узгач, утырды беренче мәртәбә. Бер дә утырганы юк иде. Унбер ай ярым булгач, утырды, тагын бер айдан тәпиләп китте.

Үземнең улымны дәваладым. Улымда ашказаны гастриты иде. Кайларда гына дәваланмады – бер файда да булмады. Улымны да шулай дәваладым, ул да шулай йоклады. Ул вакытта шушы рухи юлга баскан идем, улымны савыктырып аякка бастырдым.

Гайсә пәйгамбәрне төштә күргәнсез, сөйләшкәнсез икән, сөйләгез әле шул турыда...

Мин үземдә үзгәрешләр булгач, Гайсә пәйгамбәр рухиятеннән икәнемне аңладым. Башта аңламадым. Муллаларга да барып сорадым, миндә ниндидер үзгәрешләр бар дип – беркем дә берни аңлата алмады.

Аннары төш күрдем. Зал тулы бик күп әүлияләр. Шунда бер фәрештә безгә – Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисендә язганча, шомырт төсле кап-карадан киенгән кеше кыяфәтендәге фәрештә дип аңладым мин аны – һәрберебезгә компас тапшырды. Дөньяда булган бернинди компаска да охшамаган, шундый гаҗәеп компас иде ул. Алда ике янып тора торган шары бар. Беренче этапта әүлияләр бик күп иде. Берсе яткан, аягына баса да, утыра да алмый. Күпмедер вакыт узгач, кеше бик аз калган, теге ятып тора торганы да бар, бар кеше унга да тулмый торгандыр. Аннары аңладым, чынлап та, бик авыр юл бу, чөнки күп сынаулар үтәргә кирәк.

Күпмедер вакыттан тагын бер төш күрдем. Гайсә галәйһиссәләм вакыты икән. Мин өч балалы хатын икәнмен. Ирем сугышта үлгән. Минем кулымда өч акча бар икән. Барлыгы шушы өч кенә акча бар. Гайсә галәйһиссәләмгә бар кеше сәдака акча бирә. Ул укый, аңа сәдака бирәләр. Мин кулымдагы акчаларга карадым да: «Нигә боларның берәрсен үземә калдырыйм инде мин, – дип уйлыйм. – Әй, бирим өчесен дә», – дидем дә аңа бирдем. Ул кулларын учлап дога кылды да: «Да будет тебе такой дар», – диде. Русча бара анда сөйләшү. Кешеләр аңа: «Сез нигә аңа алай итеп дога кылдыгыз? Без бит сезгә күбрәк бирдек», – диделәр. Ул : «Вы лишнее отдали, она последнее отдала», – диде.

– Нинди авырулардан дәвалап, кешеләрне аякка бастырдыгыз?

– 

Башта инде күз тию кебек җиңел авырулардан дәвладым. Аннан, рухи яктан камилләшә барган саен, рухи көчем арта барды. Көчем арткан саен күрүем дә яхшыра барды. Аллаһы Тәгалә миңа яңа гыйлемнәр өстәде. Кешеләрне дәваларга мин беркайда да өйрәнмәдем, укымадым, Аллаһы Тәгалә бирде гыйлемнәрне. Лепкә сөягем ачылгач, анда нур төште. Аннан ул нур арта барды, аннан зекер итәргә Аллаһы Тәгаләнең бер исеме бирелде. Берникадәр вакыт үткәннән соң, Аллаһы Тәгалә мине үзенең куполы астына кертте. Анда яңадан-яңа гыйлемнәр бирелде кешеләрне дәваларга. Рухи яктан камилләшә барган саен, көчлерәк авыруларны дәвалый башладым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сихер ясаучылар күпме бу дөньяда?

– Әйе, сихер ясаучылар бик күп. Төрле магик йолалар (обрядлар) ясыйлар. Кешенең фотосурәтләрен кабергә күмәләр. Нинди дә булса киемен урлап, баш киемен, мәсәлән, шарфын, эчке күлмәкләрен кабергә күмгәннәре бар.

– Сез аларны күрәсезме?

– Әйе, мин аларны күрәм һәм яндырам, энергетикасын юк итәм. Әйткәнемчә, фотосурәтләргә кабер туфракларын алып, магик йолалар ясыйлар. Борчак белән кешене рәсемгә ясап, сихерлиләр. Сихерчеләр никадәр булса, аларның эш алымнары да шулкадәр күп. Кемдер сихерне кешенең башына ясый, кемдер буыннарга, кемдер тын юлына, ашкайнату системасы, эчәкләргә, җенси органнарга... Бала булмасын өчен, ир белән хатын аерылсын өчен... Бик күп төрле сихерләр бар.

– Бу сихерләр ничә сеанстан бетә?

– Әгәр көчле булса, мәсәлән, онкологияга әйләнгән булса, өч сеанс кирәк була. Сихер онкологиягә, псориазга я ДЦПга әйләнә. Онкология 4нче стадия булса, мин өч сеанс дәвалаганнан соң да, дүрт ай вакыт кирәк була иде. Хәзер инде кимрәк вакыт – ике, ике ай ярымда да савыккан кешеләр бар. Коронавирустан бер ай эчендә савыга кешеләр.

– Сезгә коронавирус белән авыучылар да киләмени?

– Видеоэлемтә аша.

– Сез үзегенең укыганнарыгыз өчен акча аласызмы?

– Юк, мин беркайчан да акча сорамыйм, хәтта уема да кертмим. Чөнки рухи яктан камилләшә барып, хәзер рәдде мәгъдия баскычына мендем инде. Нәфсемне пакьләдем, фани дөньяга битарафмын. Матур затлы йортларда да яшисем килми минем, дөньяви теләкләрем юк. Һәр кеше үзенең нәфесен пакьләмәсә, дөньяви теләкләрдән арынмаса, ул камил дәвалаучы була алмый берничек тә. Аның дәвасы кешеләргә файда да китермәячәк. Чөнки кешене дәвалаган вакытта, аның дөньяви интересы, уй-теләкләре булса, дәвасы авыруны дәвалап бетерерлек дәрәҗәгә китерми. Дәвалаучы кешенең күңеле дөньяга бәйләнмәгән булырга тиеш. Ул пакь булырга тиеш бу уйлардан. Мәсәлән, мин үземнең нәфесемне пакьләдем, нәфесем белән идарә итәм. Теләкләрнең, информациянең шайтаннанмы, әллә Аллаһы Тәгаләдәнме икәнен аерам.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/oskeruce-rezeda-xanym-gaisa-paigambarne-tosta-kurgac-keselarne-davalyi-basladym-5855015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X