Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Пандемия кризисы» кайчан тәмамланыр?

    Россия хөкүмәтенең, ил җитәкчелегенең һәм Үзәк банкның бәяләрне йөгәнләргә омтылышы кире пропорциональ нәтиҗәләргә китерә, ягъни көрәш көчәйгән саен, бәяләр ныграк үсә. Икътисади үсеш министрлыгы үткән ел бәяләрнең түшәмгә килеп терәлүе турында биш тапкыр игълан иткән, бишесендә дә инфляция угы түшәмне тишеп чыккан. 2022 елда бәяләр үсеше тукталыр дигән өметләр бер дә акланырга охшамаган, чөнки гыйнвар инфляциясе үк инде, еллыкка күчереп исәпләгәч, 9 процентка якынлаша. (Ватаным Татарстан)

     

    Киң куллану товарлары инфляциясе, рәсми инфляцияне кимендә ике тапкыр узып, алга омтыла. «Ромир» 1,5 миллион россияленең гыйнвар аенда сатып алган товарларын анализлаган да, аларның бәясе үткән елның гыйнварына караганда 18 процентка югарырак булуын ачыклаган. Шулай булгач, рәсми инфляциянең кечерәк булуыннан безнең кесәләр калынаймый, әлбәттә. Кремльдә дә инде инфляция белән бил алышканда, түрәләр түгел, бәяләр күтәрелеше җиңүен таныйлар. Президент сүзчесе Песков әфәнде: «Инфляция басымы дәвам итә, һәм ул басымның кайчан төгәлләнәсен әлегә әйтү кыен», – дип белдерде. Кыен булса да, без әйтеп бирәбез: басым, ягъни бәяләр күтәрелеше тәмамланмаячак. Фаразга бераз төгәллек кертик: хәзерге икътисад сәясәте дәвам иткәндә, бәяләр чүпрәсе туктаусыз кабарачак. Икътисад сәясәтен алыштырырга җыенган кешеләр күренми әле.

    Әйе, әйе, чиновниклар бәяләргә авызлык кидертергә тырышмыйлар түгел, тырышалар. Фәкыйрьләр ризыгы белән сәүдә оештыручы ритейлерларга басым ясыйлар, сату бәясенә өстәлә торган процентларны кисәләр, прокуратура кибетләрне тикшереп карый… Нәтиҗәсен күрәбез бит инде: бәяләр барыбер үсүдән туктамый.

    Инфляция басымы урынына административ басым ясый башласаң, бизнес нишли? Аягын суза. Яисә җитештерүне бик нык киметеп, исән калырга тырышып карый. Җитештерүне киметсәң, дефицит барлыкка килә. Бәяләр үсеше фонында товар кытлыгы – хәзерге глобаль капитализмның бер могҗизасы бит инде ул. Андый хәл социализмда да булмаган иде. Арзанлы товар кытлыгы гына күзәтелде. Базарда кыйммәт бәядән товар табып алу хәтта СССРның соңгы елларында да мөмкин эш иде. Хәзер товар кыйммәт, әмма барыбер кайбер нәрсәләрне таба алмыйсың. Авылда Кытай тракторы бар иде. Үткән елның сентябрендә тапшырулар тартмасы (коробка передач) ватылып эштән чыкты. Кичә генә тракторчысыннан сорадым, Кытайдан коробка килеп җитмәү сәбәпле ремонтланмый тора икән техника.

    Акчага товар табып булмау һәм бәяләрнең котырып үсеше ул – системаның үлем чире белән чирләвен күрсәтә торган билге. Ковид белән авыручылар нидән үләләр әле гадәттә? Кислород җитмәүдән. Һавада кислород бар ул, эштән чыккан үпкәләр аны үзләштерә алмый, бары шул гына. Глобаль капитализмның да «үпкә»се җәмгыятьнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлады. Хәзер таралган чирнең тагын бер үзенчәлеге бар бит: үпкәләрне вирус түгел, иммунитет күзәнәкләре эштән чыгара, сулыш органын сакларга дип яратылган сакчылар, һөҗүм итеп, аны үтерә. Шуңа күрә дәвалау протоколларына табиблар авыр хәлдәге пациентларның иммунитетын баса торган дарулар өсти. Медицина терминнары белән яза башлавым өчен гафу үтенәм, әмма хәзерге «пандемия кризисы» дип аталган кризис та авыру үпкәсенә охшаган. Икътисадның иммун күзәнәге дә, кислороды да – акча бит аның. Акчаның җитмәве икътисадның тынын кыса, артыклыгы аны үтерә. Барлык империяләрнең дә һәлакәте шуңа бәйләнгән. СССРның түнтәрелеше акча күплектән булды. Бу – иң соңгы мисал гына.

    Ераккарак китеп, тагын бер-ике мисал китерәм. Беләсезме, дөнья тарихындагы иң бай кеше – Илон Маск та, Цукерберг та түгел, ә XIV гасырда ук яшәгән Африкадагы Мали империясен идарә иткән Муса Кейт I дигән патша. 1312 елда идарәгә килгән ул патшаның алтын акчалары шулкадәр күп була: хәзерге долларларга әверелдергәч, Маск белән Цукерберг Муса янында фәкыйрьләр булып тоелыр иде. Хәзерге миллиардерларның байлыгы чын байлык түгел, куык кына икәнен искә алганда бу бигрәк тә шулай. Әнә үткән атнада гына Цукерберг байлыгы «пышш» итеп кенә шиңде дә (биржада акцияләре очсызланды чөнки), ул дөньядагы иң бай кешеләр исемлегеннән сызылды. Мали патшасының исә алтыннары алай шиңеп юкка чыга торган түгел. Ул чакта, XIV гасырда европалылар ач һәм ялангач вакытта, Малида чып-чын цивилизация чәчәк ата, муллык ташый, тормыш кайный. Хәзер дә бик бай ул ил, европалыларның гаскәрләре шуңа күрә аны ташлап китмәс өчен җан тартышып ята, курчак хөкүмәтләр оештырып имәләр генә аның байлыгын!

    Реклама

    Менә шул Муса 1324 елда хаҗга бара. Искәртик: Малида хәзер дә мөселманнар яши, европалылар үз гаскәрләрен анда тотуларының сәбәбен илне талау дип түгел, ислам террорына каршы көрәшү дип игълан итәләр. Муса хаҗга дистә меңләгән солдат, хезмәтче белән йөзләгән һәм меңләгән ат-дөягә алтын акча төяп бара. Юлында ул фәкыйрьләргә санап тормыйча күпләп алтын өләшә һәм шуның белән юл өстендәге Мисыр дәүләтен җимереп ташлый яза. Мисырда коточкыч инфляция башлана, Мали патшасына, кире кайтканда, үзе өләшкән алтыннарны кире сатып алырга да туры килә хәтта. Шуңа карамастан, Каһирәгә инфляцион кризистан котылу өчен еллар кирәк  була әле.

    Алтын акчаның күплеге тагын бер дәүләтне державалар исемлегеннән сызып ташлый. Колумб Американы ачкач, андагы җирле халыкларның алтынын талап, Испаниягә ташу башлана. Ул чорның куәтле державасы булган Испания алтын күплектән сыгылып килә. Иң беренче авыл хуҗалыгы бөлә, чөнки азык-төлекне күпләп чит илдән сатып алу башлана. Алтын күп бит.

    Бу ике мисал хәзерге икътисад кризисының асылын аңлата да бирә инде безгә. Хәзер акчаны алтыннан коймыйлар, кәгазьгә генә басалар. Доллар күплеге, евро күплеге, фунт күплеге, рубль күплеге китерә инфляциягә. «Инфляция» дигән сүз бит ул акча-товар чагыштырмасын аңлата. Акча товарга караганда күбрәк икән, бәяләр үсә, товар күбәйсә, бәяләр төшә. Типография станоклары бертуктаусыз эшләгәнгә күрә, акча һәрвакытта да товарга караганда күбрәк була. Менә шуңа күрә Үзәк банк ставканы күпме генә күтәрмәсен, бәяләр төшми барыбер. Кешеләр реаль инфляциянең рәсми бәяләр күтәрелешеннән ике-өч тапкыр күбрәк икәнен күреп тора, шуңа күрә өстенлекне товар җыеп калуга бирә. Кредит алалар да йорт салалар, машина алыштыралар. Бәяләр тагын да үсә инде шулай булгач. АКШта әнә доллар станогын акрынайтмакчы булалар. Шулай эшләмәсәләр, доллар бервакыт бәдрәф кәгазеннән арзанрак йөри башларга мөмкин. Бу инде болай да калтырап торган империянең җимерелүен аңлатачак. Әмма долларны тотып торырга россиялеләр һәм башка ил халыклары да булыша. Үз акчаларына Америка кәгазен сатып алалар. Акчага акча сатып алу – гаҗәп нәрсә инде ул, әмма долларга берникадәр ныклык өсти. Янкиларны безгә караганда мулрак тормышта яшәтә. Россия фәкыйрьләре Америка миллиардерларына сәдака бирәләр дип аңлатып булыр иде моны. Вәләкин куыклар шулкадәр кабарган: хәзер аларны тотып тору өчен хәерчеләр акчасы гына җитми. Фронт сызыгына гаскәрләрне тезәргә туры килә. Янкилар монда да отмакчы була, ике тугандаш халыкны сугыштырып, каймагын үзләре җыеп алырга телиләр. Бу әлегә барып чыга кебек. Менә кайларга алып чыга безне чамасыз акча басу сәясәте.

                                                   Рәшит Фәтхрахманов

    https://vatantat.ru/2022/02/74340/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: