erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Пандемия һөҗүмен җиңдек, ләкин дошман җиңелмәде әле..."

Татарстанда узган елдан башлап, коронавирустан 517 кеше үлгән. Коронавирус башка авыруларын кузгату сәбәпле, тагын 2600 кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә бу шомлы саннарны республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков китерде. Вакцина ясату мөһим дип саный министр.

Кытайда - 700 миллион, АКШта 300 миллион кеше вакцина ясаткан инде. Россиядә әлегә 30 миллион, шул исәптән, Татарстанда 428 мең кеше генә вакцина кадаткан.

— Узган ел медицина өчен катлаулы булды. Пандемия һөҗүмен җиңдек, ләкин дошман җиңелмәде әле. Татарстанда да 600 медицина хезмәткәре коронавирус йоктырып авырды. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка төбәкләрдә коронавирусның кабат көчәюе күзәтелә, - дип кисәтте Марат Садыйков.

Яһүдләр башлы ул

Кытайда - 700 миллион, АКШта 300 миллион кеше вакцина ясаткан инде. Россиядә әлегә 30 миллион, шул исәптән, Татарстанда 428 мең кеше генә вакцина кадаткан.

— Кайбер кешеләр:” Вакцина белән “чип” куялар, кодировать итәләр. Уколдан соң үләләр”,-дип, сөйләнеп йөриләр. Сез андыйларга ни әйтерсез? - дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.
 Бөтен дөнья вакцина ясата. Израиль халкының инде 90 проценты бу процедураны үтәде. Россиягә махсус килеп, вакцина ясата чит ил кешеләре. Без исә, битарафлык күрсәтеп, теләсә - нинди фейк-ялган хәбәрләргә ышанып, хорафатланып утырабыз. Менә миңа әйтегез әле, вакцина белән ничек “чип” эшләп була икән ул? Үз-үзеңне алдап утырырга кирәкми, коронавирус бик куркыныч авыру. Татарстанда аның 38 штаммы, шул исәптән, Британия штаммы да бар инде. Коронавирустан авырган кешеләр әллә ничә вакцина ясатырга да риза, чөнки алар сулыш кысылып азаплануларны үзләре кичергән. Татарстанда вакциналарның 3 төре дә бар. Гомүм иммунитет барлыкка килсен өчен халыкның кимендә 60 процентының вакцина ясаткан булуы зарур ,- дип җавап кайтарды Марат Садыйков.

Казанда вакцинаны медицина учреждениеләрендә, метро станцияләре янында һәм сәүдә үзәкләрендә ясатып була. Сәламәтлек саклау министры ышандырганча, күчмә пунктларда санитар таләпләр саклана, борчылырга җирлек юк.

Путин бүләге

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Россия Президенты Владимир Путин башлангычында медицина учреждениеләренең машина паркын яңарту программасы гамәлгә ашырыла, - дип дәвам итте сүзен министр Садыйков. 18 июнь - Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көне уңаеннан, республиканың район үзәк хастаханәләренә 150 машина тапшырылачак. Әлеге машиналар авылларга медицина хезмәте күрсәтергә бару өчен дә файдаланылачак. Татарстанда медицина хезмәткәрләре көненә багышлап төрле чаралар булачак. Медиклар үзләрен фидакаръ яктан танытты. Кадрлар кытлыгын да бетерә барабыз.

 Татарстанда тагын чикләү кертеләме?

 Министр Марат Садыйков аңлатканча, республиканың коронавируска каршы штабында әлегә чикләүләр кертү турында сүз кузгатылмаган.
— Чикләү кертү турында әлегә сүз бармый. Ләкин, әйткәнемчә, Мәскәүдә һәм Питерда коронавирус кабат көчәя башлады, анда кайбер чикләүләр дә кертелде. Хәл санитар халәткә карап үзгәрергә мөмкин. Вакцина ясату мөһим. Коронавирустан баштарак өлкәнрәк яшьтәгеләр авырый иде, хәзер инде яшьләр дә авыру йоктыра башлады. Вакциналар 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җитештерелгән иде, инде балалар өчен дә чыгару эшләре бара, - диде республиканың сәламәтлек саклау министры.

 Даруларны - авылларга!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, республика авылларында фельдшер - акушер пунктлары төзү һәм төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла.
— СССР чорларында авыллардагы медпунктларда дарулар да сатыла иде. Бу тәртипне кабат яңарту көтелмиме? - дип кызыксындым.
 — Авылларда даруханәләрнең булуы бик кирәк ул, чөнки бөтен кеше дә дару артыннан район үзәгенә яки шәһәргә чыгып чаба алмый. Тик биредә балалар дарулары мәсьәләсендә чишелеп бетмәгән урыннар бар. Без авылларда даруханәләр ачу турында Россия Дәүләт Думасына тәкъдим керттек. Дәүләт Думасында бу теманы өйрәнерләр, үзебезнең депутат Айрат Фәррахов та мәсьәләне чишүдә актив катнашыр дип өметләнәбез, - дип җавап кайтарды министр Марат Садыйков.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/dnya-vaktsina-yasata-bez-kiyat-satabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X