erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия, түләүләр, аракы һәм техник карау бәяләре: 2023 елда булачак төп үзгәрешләр (»Интертат »)

Яңа ел ул – каникуллар һәм «оливье» салаты гына түгел, ә күп кенә үзгәрешләрнең гамәлгә керүе дә дигән сүз. Бу хакта «Lenta.ru» яза.

Кемнәрнеңдер азмы-күпме керемнәре арта: 2023 ел аяк басуга эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә индексация үткәрелә, минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын күтәрәләр, ә медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларына өстәмә түләячәкләр. Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан һәм ел башында булачак шушы һәм башка үзгәрешләр турында «Lenta.ru»да Игорь Дмитров яза.

2023 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 16 242 сум тәшкил итәчәк.

2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 15 279 сум тәшкил иткән. Хәзер исә, Дәүләт Думасында билгеләп үтүләренчә, ул 6,3 процентка артачак.

Индексацияләүдән соң, эш бирүчеләр минималь хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә түләүне яңа минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттырырга тиеш була.

 

2023 елда Россиядә яшәү минимумы 14 375 сум тәшкил итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Закон шулай ук эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмен – 15 669 сум, пенсионерлар өчен – 12 363 сум, балалар өчен 13 944 сум күләмендә билгели.

Яшәү минимумы күләме 2023 һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча фаразлана торган хәерчелек чигеннән чыгып билгеләнгән – 14 375 һәм 15 049 сум. Шул рәвешле, хәзер ул 3,28 процентка, яки 2022 елның июнендәге соңгы үсештән 456 сумга күтәрелгән.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен арттыралар

Эшләмәүче пенсионерлар өчен 1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләрен индексацияләячәкләр: Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында федераль законнан күренгәнчә, 2023 елга үсеш күләме 4,8 процент тәшкил итәчәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында алданрак хәбәр итүләренчә, 2022 елның 1 гыйнварына карата пенсия күләме 15,3 процентка арткан. Социаль фонд бюджетында пенсияләрне түләүгә 9,5 триллион сум акча салынган, шуларның 9 триллионы иминият пенсияләрен түләүгә китәчәк.

2022 ел башында эшләмәүче пенсионерларга уртача түләү күләме 19 017 сум тәшкил иткән. 2022 елның декабрендә, июнь индексациясеннән соң, ул 20 864 сумга җитте, ә 2023 елның гыйнварында 21 864 сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, 2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына федераль бюджет проекты нигезендә, эшләүче россиялеләргә пенсияләрне индексацияләү булмаячак. Эшләүче пенсионерларга түләүләр арткан очракта, эшләмәүче гражданнарның пенсия дәрәҗәсе кими, дип аңлаталар Россия Пенсия фондында. Шулай ук, эшләүчеләргә пенсияләрне индексацияләү федераль бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итә, ә бу – 498,7 миллиард сумга якын.

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/pensiya-tulaular-araky-ham-texnik-karau-bayalare-2023-eldagy-top-uzgareslar-5856853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X