erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиядә хатын-кызлар күпме яши? Ә ирләр?

Бу сорауга җавап бирер өчен махсус тикшеренү үткәргәннәр.

Русиядә ирләр пенсиягә чыкканнан соң якынча - 7,5, ә хатын-кызлар 22,6 ел яши, дигән нәтиҗәләргә килгән FinExpertiza оешмасы белгечләре.

Төрле төбәкләрдә бу күрсәткеч аерыла. Пенсиягә чыккач иң озак яшәүче ирләр Ингушетиядә (18,6 ел), Дагстанда (15 ел), Мәскәүдә (14,4 ел) дип табылган. Хатын-кызлар пенсиядә озын гомер кичерүче төбәкләр дип Ингушетия, Якутия, Мурманск өлкәсе аталган, алар якынча, шул тәртиптә, 29, 27, 26 ел яши, диелә.

Тыва Республикасында, Иркутск һәм Яһүд автономияле өлкәләрендә ирләрнең пенсиядән соң калган гомере аеруча кыска булуы ачыкланган. Алар якынча бер елдан өч елга кадәр генә яшәп кала.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсия реформасы башланды. Ул 2028 елга хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен - 60ка, ирләрнекен 65 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. Пенсия яшен күтәрү халыкта ризасызлык уятты. Күпләр кешеләрнең пенсиягә чыкканнан соң озак яши алмавын, пенсия алып өлгермәвен белдерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайбер мәгълүматлар буенча, ирләрнең яртысы диярлек 65 яшькә җитә алмый...

Автор: Резеда Галикәева

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X