erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пермьдә атыш вакытында 5 кеше һәлак, 6 кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият

Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш вакытында зыян күрүчеләр саны арткан.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Пермь Дәүләт илкүләм тикшеренү университетында атыш башланган. Крайның Сәламәтлек саклау министрлыгы дистәләгән зыян күрүче хакында хәбәр итте.

Бу эшне башкарыр алдыннан корал тотып уку йортына килгән егет социаль челтәрдә хәбәр калдырган. 
“Булган хәл теракт түгел (юридик яктан гына карасак та). Мин экстремистик оешмаларда тормадым, дини түгелмен. Минем нәрсә эшләргә җыеначагымны берәү дә белмәде. Барлык гамәлләремне дә мин мөстәкыйль рәвештә уйладым”, - дигән атыш оештырган егет.

Ул шулай ук корал алу өчен 10 сыйныфтан ук акча җыюын, 18 яше тулгач корал алуга лицензия алырга йөри башлавы хакында да язган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Атуны шул ук югары уку йортында укыган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров оештырган. Җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/permd-atysh-vakytynda-5-keshe-lak-6-keshe-yaralangan-dip-khbr-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X