erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песков махсус хәрби операция турында: Россия үз эшен ахырына җиткерергә тиеш

Кремльдә, махсус хәрби операция турында сөйләгәндә, Россиянең үз эшен ахырына кадәр җиткерергә тиеш булуын белдерделәр.

Чөнки башка альтернатива юк. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Мәскәү.Кремль.Путин» тапшыруына биргән интервьюсында әйтте. Комментарийның бер өлеше журналист Павел Зарубинның Телеграмдагы каналында басылып чыкты. «Российская газета» шул турыда яза.

Аерым алганда, журналист Белгород өлкәсенә даими һөҗүмнең Европада хөкем ителмәве белән кызыксына.

Песков искәрткәнчә, күп еллар дәвамында Донбассны бомбага тотуны күрмәгән шул ук кешеләр Көнбатышта дәшми калуны дәвам итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Безгә үз эшебезне белергә, үз эшебезне башкарырга һәм үз эшебезне ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк. Безнең башка альтернатива юк», - диде Кремль вәкиле.

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X