erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары мошенниклык эше буенча тоткарланды

Җинаять эше 17 мартта ук ачылган, иртәгә суд 25 яшьлек Дамир Байгильдинга җәза билгеләячәк.

Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Дамир Байгильдин тоткарланган. 25 яшьлек ир-ат мошенниклыкта шикләнелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Дамир Байгильдин 2017 елда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә район Авыл хуҗалыгы идарәсенә грант кулланылу турында ялган мәгълүмат бирелгән.

Эш башлаган фермерларга ярдәм программасы буенча 1,4 млн сум бүлеп бирелгән. Ул акча терлек сатып алуга тотылырга тиеш булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу факт ачыклангач, 17 мартта «аеруча зур күләмдә мошеннниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Иртәгә Казанның Совет районы суды Дамир Байгильдинның иреген чикләүгә бәйле чара билгеләячәк.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-03-2021/pitr-ch-rayony-bashkarma-komitety-bashlygy-urynbasary-moshenniklyk-eshe-buencha-totkarlandy-5815964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X