erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поликлиника һәм мәктәпләрдә балаларга ковидка каршы прививка ясый башларга ниятлиләр

Россиядә 12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга коронавирус инфекциясенә каршы балалар вакцинасы кайту белән, яшүсмерләргә поликлиникалар һәм мәктәпләрдәге медицина кабинетларында прививка ясый башларга ниятлиләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Россиядә 12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы препаратка заявка җибәргән инде, әмма аның кайчан кайтачагы әле билгеле түгел.

«Вакцина кайту белән хәзерге вакытта гамәлдә булган вакцинопрофилактика системасы балаларны да колачлаячак. Бу балалар поликлиникалары, мәктәпләрдәге вакцинация пунктлары булыр, мөгаен», - дип сүзен төгәлләде Лопушов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб баштагы чорда сәүдә үзәкләре һәм мәдәният сарайларындагы мобиль пунктларда балаларга прививка ясамаячакларын әйтте.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, балалар вакцинасы кайтып җитү белән республика Хөкүмәте карары да үзгәрәчәк. Прививка ясаткан баланы сәүдә үзәгенә әти-әниләреннән башка гына да кертерләр, мөгаен, ә хәзер бу тыела. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X