erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре Казанда бала урларга омтылу турындагы мәгълүматны тикшерә

«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәгендәге камера язмаларын өйрәнәләр», — дип аңлаттылар шәһәр полициясе матбугат хезмәтендә.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче бер ханымның улын урлап китәргә теләгәннәре турындагы хәбәрне тикшерә. Казанда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә үзенең кечкенә улын «Тандем» сәүдә үзәгендә урларга теләүләре хакында сөйли. Бу хакта кичә кич социаль челтәрләрдә язма чыкты.

Әлеге хатынның сүзләренә караганда, сәүдә үзәгенең беренче катында алар янына бер әби килеп утырган һәм сөйләшә башлаган. Балага кәнфит биргән. Бала әнисеннән китеп багана артына барып баса. Әни кеше сүзләренчә, шул вакытта баланы бер ханым үзе белән алып китмәкче була.

«Баланың әти-әнисен эзләгәндә, ким дигәндә як-ягыңа каранып эзләнәсең. Мин бу хатын янына килеп баскач та, баланы җибәрмәде. Ни өчен минем балама кагылуы турында сорагач, „Барысы да яхшы“, — диде, ә баланың кулын ычкындырмады. Мин баламны йолкып алдым да, китеп бардым», — дип сөйли әни кеше.

Курыккан әни кеше сүзләренчә, әлеге әби һәм хатын икәү бергә эшлиләр. Булган хәлләрне өйгә кайтып иренә сөйләгәч, полициягә мөрәҗәгать итәргә булалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз, чыннан да, «Московский» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, әмма гариза язмаган.

«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәгендәге камера язмаларын өйрәнәләр. Шуннан соң гына нәтиҗәләр ясалачак һәм кирәкле чаралар күреләчәк», — дип аңлаттылар шәһәр полициясе матбугат хезмәтендә.  

 https://tatar-inform.tatar/news/society/29-09-2021/politsiya-hezm-tk-rl-re-kazanda-bala-urlarga-omtylu-turyndagy-m-g-l-matny-tiksher-5839451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X