Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Президент тагын бер яшь татарстанлының хыялын тормышка ашырды

    Чистайда яшәүче Айгөл Хәйруллина Яңа ел чыршысына үзенең күптәнге хыялын язып открытка элгән һәм аңа Яңа елда бәхет елмайды — открытка Татарстан Президентының кулына эләгеп, кызның хыялы тормышка ашты.

     

    Акция Татарстанда 2014 елда гамәлгә кергән “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия хәйриячелек проекты буенча оештырыла. Ә Айгөл открыткага “Ак Барс” командасының уйнаганын карарга теләве турында язган. Президент аңа “Ак Барс”ның Магнитогорскидагы “Металлург” командасына каршы уенына билет бүләк итте.

    Уеннан соң кыз командадагы хоккейчылар белән аралаша алачак.

    Татар-информ

     

     

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: