erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Владимир Путинны 2 миллионга якын сорауга күмделәр

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 30 июньдә 12.00 сәгатьтә халык сорауларына “Туры элемтә” аша җавап бирергә кереште. Президент тәүге мәртәбә Россия гражданнары белән туры эфирны 2001 елда үткәрде. Монысы 18нче эфир, пандемия сәбәпле, узган ул телевизион аралашу оештырылмады

Владимир Путин сорауларга җаваплар бирә башлар алдыннан 2019 елдагы туры элемтәгә 1 миллионга якын мөрәҗәгать алынганлыгын искә төшерде. Ул вакыттагы сорауларның һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең инде 500 меңе чишелеш тапкан. Быелгы “Туры элемтә”нең дә эфир вакытында нибары 70-80 сорауга гына җавап биреп өлгереп булачагы турында искәртелде, ә “Мәскәүгә. Путинга” дип 2 миллионга якын мөрәҗәгать юлланган.

Беренче сорауның коронавируска кагылышлы булуы табигый. “Вакцина ясату ирекле, дип әйтелде. Ләкин, Мәскәүдә ул мәҗбүригә әверелә бара”.

Владимир Путин:

-—1998 елдагы иммунитетны саклау турындагы закон кысаларында оештырыла.

Россиядә локдаун булырмы?

Владимир Путин:

— Локдаун булмасын өчен аерым категория гражданнарга вакцина кадау уздырыла да инде. Локдаун вакытында кешеләрнең керемнәре кими, икътисад түбәнгә төшә башлый. Россиядә хәзергә 23 миллион кеше вакцина ясатты. Дүрт вакцина кулланыла.

Президентның вакцина ясатуы ник җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәде?

Владимир Путин:

—Мин февраль аенда вакцина ясаттым. Ул вакытта Эпиваккорона һәм Спутник-V вакциналары иде. Миңа вакцина ясауның видеосын җәмәгатьчелеккә күрсәтү дөрес гамәл түгел дип саныйм. Башка җиргә укол кадасалар анысын да күрсәтергә кирәкме? Әйтмәскә киңәш иткәннәр иде инде, әлбәттә. Мин Спутник-V вакцинасы ясаттым, армиядә дә шуны ясыйлар, мин-Башкомандующий бит.

Вакцинадан соң да коронавирустан авырыйлар, имеш. Сез бу турыда нәрсә әйтерсез?

Владимир Путин:

— Мин үзем дә төрле имеш-мимешләр ишетәм. Эпидемия юк, аны илләр җитәкчеләре үзара сөйләшенеп күрсәтә, имеш. Мондый ялган таратуларга ышанырга ярамый. Коронавирус хроник авырулары булган кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә куркыныч. Вакцина ясаткан кешеләрнең 10 процентка якыны коронавирус йоктырып авырый, ләкин алар авыруны җиңелрәк үткәрәләр. Якыннарым һәм янәшәдәге хезмәттәшләрем коронавирустан авырды, авыруны җиңел кичерделәр. Кызым вакцина ясатты, аның температурасы 37,5 булды. Вакцина ясатудан температура гына күтәрелә, бары шул гына.

Медотвод белешмәсе булган кешегә вакцина мәҗбүриме. Баш тартса, аны эшеннән азат итә алалармы?

Владимир Путин:

—Медотвод белешмәсе булган кешене эшеннән азат итү закон бозу санала.

Украина ни өчен “Россиягә дус булмаган илләр” исемлегенә кертелмәгән? Зеленский (Украина Президенты Владимир Зеленский) белән очрашып сөйләшәчәксезме?

Владимир Путин:

— Украина халкы Россиягә дошман түгел. Украиннар белән руслар-бер халык. Яһүдләр бердәмлекнең кадерен белә, алар өчен Африкадан килгән яһүд тә үзләренеке. Рус халкын урта гасырлардан ук бүлгәләргә тырышканнар. Украинаның бүгенге җитәкчелеге генә безгә дус түгел. Украинада “руслар төп халык түгел” дип закон чыгардылар. Руслар анда гомер-гомергә яшәгән, бу хәвефле закон. Зеленский үз иле белән башкалар идарә итүенә юл куя. Украинага кагылышлы карарлар Вашингтонда, Берлинда һәм, кайчак, Парижда кабул ителә. Зеленский белән нәрсә турында сөйләшергә мөмкин?

 

Төбәкләргә-кураторлар

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Хөкүмәтендә Ерак Көнчыгыш өчен генә җаваплы вице-премьер бар. Башка төбәкләргә дә кураторлар билгеләнерме?

Владимир Путин:

—Хөкүмәт рәисе белән сөйләштек, ул вице-премъерларның аерым территорияләргә кураторлык итүе турында тәкъдим бирәчәк.

Президент фикеренчә, бу территорияләрнең проблемаларына тулырак һәм даими рәвештә төшенергә ярдәм итәчәк. Үзәктә кабул ителгән карарлар төбәкләргә “аңлаешлы” рәвештә җиткереләчәк.

Президентка алмаш

Кемне үзегезгә алмаш итеп саныйсыз?

Владимир Путин:

— Минем җаваплылыгым президент вазифасына алынырга теләгән кешеләргә рекомендация бирүдән гыйбарәт. Бу дөньяның барлык илләрендә дә шулай эшләнә. Мин бер генә искәрмәне дә белмим. Әлбәттә, вакыты җитәр һәм мин, ышанам, шундый кеше, минем уйлавымча, безнең ватаныбыз Россия кебек искиткеч илне җитәкләргә лаеклы булыр.

Ил Башлыгы искәрткәнчә, “изге урын буш тормый” һәм “алыштыргысыз кешеләр юк”.

АКШ-дөнья тоткасы түгел

Санкт-Петербург кешесе туры эфирга чыгып, Россия Президентының Женевада АКШ Президенты Джо Байден белән очрашуы турында кызыксынды.

Владимир Путин:

— Дөньяның берполярлы чоры узды, дөнья югары тизлектә тамырдан үзгәреш кичерә. Безнең хезмәттәшләр, шулай ук Штаттагылар, бер яктан моны аңлыйлар, шуның мисалы-Женевадагы очрашу. Ә икенче яктан, ничек кенә булса да, үзләренең монополиясен саклап калырга тырышалар. Һәм менә шуннан сезгә, рәхим итеп, янаулар һәм нигезсез гамәлләр-хәрби өйрәнүләр, провокацияләр һәм дә санкцияләр.

Президент өстәп әйткәнчә, санкцияләргә карамастан, Россия үсештә, аның икътисади мөстәкыйльлеге арта бара, оборона куәте югары дәрәҗәгә иреште.

Башыгызга “көл” тутырмагыз

Россия спортчыларының хоккейда һәм футболда уңышсызлыкларына ничек карыйсыз?

Владимир Путин:

— Бу өлкәләрдә экспертлар, белгечләр бар. Аларга ышанырга кирәк. Ләкин, мондый очракларда нәрсә яхшы эшләнгән, ә нәрсәне үзгәртергә кирәклеге турында да уйларга кирәк. Шул исәптән, кадрлар турында да. Алга барырга һәм яхшыга өметләнергә кирәк. Безнең мөмкинлекләр зур.

Президент әйтүенчә, спортта триумфлар да, уңышсызлыклар да бар. Ул җанатарларга “башларын көл белән тутырмаска” чакырды

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/prezident-vladimir-putinny-2-millionga-yakyn-sorauga-kmdelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X