erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прививка ясау кампаниясе темплары 6 процентка арткан

Россиядә бер атна эчендә коронавирустан 3,2 млн кеше прививка ясаткан


(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Россиядә 3,2 миллионнан артык кеше вакцинация узды. Прививка ясау кампаниясе темплары 6 процентка арткан. Бу хакта коронавирус белән көрәш буенча координацион совет утырышында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

«Без актив рәвештә вакцинация эшен алып барабыз<...>. Атна эчендә барлыгы 3 млн 216 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Бу яхшы темплар», - дип нәтиҗә ясады министр.

Ул шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә темплар сизелерлек – 14 процентка артты, дип өстәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп узабыз, РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин илдә вакцинация темпларын арттырып, Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкыны иң югары ноктасын туктатырга тиешбез, дип искәртте. Дәүләт башлыгы Россия вакциналарының куркынычсызлыгын берничә тапкыр билгеләп үтте.

https://tatar-inform.tatar/news/health/15-11-2021/rossiyad-ber-atna-echend-koronavirustan-3-2-mln-keshe-privivka-yasatkan-5843213

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X