Реклама
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык сәбәпләре тикшерелә.
Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Гладилов урамындагы кафе янында берничә дистә ир-атның сугышуына бәйле факт буенча тикшерү эше башланды.
ТР прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, шул хактагы хәбәр полициягә кичә төнлә килгән. Берничә дистә ир-ат урам уртасында бер-берсенә йодрыклары белән ташланган. Күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү эшен башлаган.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык сәбәпләре тикшерелә. Тикшерү барышын Казанның Киров районы прокуратурасы махсус контрольгә алган.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-04-2021/prokuratura-kazanda-kafe-yanynda-dist-l-g-n-ir-at-sugyshkannan-so-tiksher-eshe-bashlady-5817280
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз