erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Путин акчасы" нигә төрлечә түләнә?

Мин алты бала анасы. Моңа кадәр дәүләттән 5225 сум пособие алып бардым. Тик “Путин акчасы” бирелә башлагач, ул пособиене туктаттылар. Имеш, керемебез яшәү минимумыннан артып киткән. Ул хәзер ничә сумны тәшкил итә соң? Биш балага тәрбиячесен югалтучы буенча пособие алам. Ни өчен ул һәр балага төрле икән? Ачыклык кертсәгез иде. Лилия Туктыева, Тукай районы, Биклән авылы.

Тукай районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, Туктыева социаль яклау бүлеге белән социаль килешү төзегән булган. Шуңа да аңа ярдәм йөзеннән пособие түләнеп барган. Тик гаиләнең кереме бер кеше башына яшәү минимумыннанан артып киткәч, ул акчаны туктатканнар. Керем исә былтыр Россия Президенты балаларга биргән пособиеләр хисабына арткан. Хезмәткәрләр әйтүенчә, Тукай районында бер кешегә яшәү минимумы 9752 сумны тәшкил итә.
Тәрбиячесен югалтучы буенча пенсия күләменә килгәндә, ул чынлап та төрле балага төрлечә булырга мөмкин. Чаллы шәһәре пенсия бүлегенең Тукай районы клиент хезмәте белгечләре аңлатуынча, бу берничә факторга бәйле. Әгәр баланың физик мөмкинлекләре чикле икән, ул инвалидлык буенча пенсия ала. Тәрбиячесен югалтучы буенча пенсия күләме мәрхүмнең стажына, пенсия күләменә дә бәйле. Ул акча тәрбияченең иждевениедә булган балаларына тигез итеп бүленә. Әгәр балаларның әтиләре төрле икән, димәк, пенсия күләме дә төрле дигән сүз. Кайбер очракта, тәрбияченең стажы булмау аркасында, иждевениедә булган балаларга социаль пенсия билгеләнә. Ул якынча 5 мең сум тирәсе. Федераль түләүләр ярдәмендә, ул акчаны яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерәләр. Бу очракта пенсионерлар өчен каралган яшәү минимумы исәпкә алына. Быел ул ниһаять артты, һәм 8432 сумны тәшкил итә.
Лилия ханым, сорауларыгыз булса, Тукай районы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Анда сезгә барысын да җентекләп аңлатачакбыз, диделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/putin-akchasy-nig-trlech-tln

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре