erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм фонды төзергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчылар һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фонды төзергә тәкъдим итте.

Фонд комплекслы һәм адреслы ярдәм күрсәтәчәк, социаль, медицина һәм психологик ярдәмне координацияләячәк, шифаханә-курортларда дәвалану һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итәчәк.

«Безнең бурыч – туганнарын, якыннарын, яраткан кешеләрен югалткан гаиләләргә ярдәм итү, балаларын үстерергә булышу, аларга белем бирү. Һәркемнең гаиләсе кайгыртучанлык һәм хөрмәт тоярга тиеш. Аларны борчыган проблемаларны шунда ук хәл итәргә кирәк», - диде Путин Федераль җыенга юлламасында.

Фонд шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга белем алуда, спортта, эшкә урнашуда, эшкуарлыкта һәм яңа һөнәр үзләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк. «Фондның мөһим бурычы – өйдә озак вакыт тәрбияләүне, мохтаҗлар өчен югары технологияле протез куюны оештыру», - дип искәртте Путин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкүмәт төбәкләр белән бергә барлык оештыру мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә тиеш. Фондта хезмәтләр «бюрократиядән башка» бер тәрәзә принцибы буенча күрсәтелергә тиеш, диде Президент.

«Һәлак булган хәрбинең һәр гаиләсенә, һәр ветеранга аерым социаль хезмәткәр беркетелергә тиеш», - диде Путин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-maxsus-operaciyada-halak-bulgan-xarbilarnen-gailalarena-yardam-fondy-tozerga-kusty-5867370

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X