erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин яшь җәмәгать эшлеклеләре өчен яңа ярдәм чаралары булдыру мөмкин дип саный

Иҗтимагый, аерым алганда, патриотик эшчәнлек белән актив рәвештә шөгыльләнүче яшьләргә финанс ярдәмен оештыру мөмкин әйбер. РФ Президенты Владимир Путин «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының күзәтүчеләр советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Иҗтимагый яктан актив, сәләтле, ватанпәрвәрлек рухын, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, тарихыбызны өйрәнүгә юнәлдерелгән ниндидер идеяләр белән янып йөрүче кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, мондый кешеләргә барыннан да элек грантлар рәвешендә ярдәм күрсәтелә, әмма башка вариантларны да карарга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Нәрсә һәм ничек бәяләнергә тиешлеген аңлау критерийларын булдырырга кирәк. Студентлар стипендияне яхшы укыган өчен, яки гаиләнең финанс хәленнән чыгып, аерым ярдәмгә мохтаҗ булган очракта алырга тиеш», - дип искәртте ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X