erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әр-Рәхим” мәчете ачылышында беренче азанны Элвин Грей әйтәчәк

Башкортстанда төзелеп килә торган “Әр-Рәхим” мәчете ачылышында беренче азанны Элвин Грей әйтәчәк, дип яза bashinform.ru. Бу турыда җырчы үзенең инстаграм битендә дә хәбәр иткән.

Шушы көннәрдә Росия Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килә торган “Әр-Рәхим” мәчетенә баруын язган ул. “Ризван Даниялович Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре фондлары, шулай ук Россия меценталары белән төзелеш өчен финанс ярдәме күрсәтү турында сөйләшүләр алып баруын җиткерде. Бу традицион исламга лаеклы бүләк һәм республика өчен яңа истәлекле урын булачак. Мәчет ачылышы көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен ул зур мәртәбә!” – дигән Элвин Грей.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәковтан без азан әйтү кемгә рөхсәт ителәүен сораштык.
– Азан әйтү өчен матур тавышлы булу гына җитми. Иң беренче ул кешенең мөселман булуы шарт. Икенчесе – шәригатьтәге азан белән бәйле булган бөтен хөкемнәрне дә белергә тиеш. Моңа госел, тәһарәт мәсьәләсе, кайсы якка карап әйтә белү дә керә. Өченчесе – азанны тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп уку, чөнки ул көйгә салып укый белү генә түгел. Матур тавышлы булу соңгы таләп, – диде ул.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/din/r-rkhim-mchete-achylyshynda-berenche-azanny-elvin-grey-ytchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X