erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раил Садриев: «33 ел укытучы белән торам, үземне һаман дәрестә кебек хис итәм»

Буа Татар дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриевтан укытучылар аның тормышында нинди роль уйнавын сораштык. (Ватаным Татарстан)

– Яратканым да, яратмаганым да – укытучы. Үзем дә, әти-әнием, хатыным, аның бар туганнары да – укытучы. Бар дөньям укытучы белән тулган. 33 ел укытучы белән торам, үземне һаман дәрестә кебек хис итәм әле. Май аенда мәктәптән туеп китә идем дә, июль ахырында сагына башлыйм. Мәктәптә иң шук укучы идем. 1 нче сыйныфта директорга алып керсәләр, 11 нче сыйныфта куарга теләгәннәр иде. Педсовет җыеп, миннән: «Садриев, әгәр син шулай акыллы икән, укытучыларга укытыр өчен тәкъдимнәреңне яз әле», – диделәр. Ул минем ата-аналар җыелышларында сүгелгәннәрем, ул минем өйгә килгән укытучы… Андагы минем галәмәтләр… Мактанып әйтүем түгел, шул ук вакытта бүген мәктәпкә ярдәм итүче дә – миндер. Укытучы көне – безнең династия бәйрәме. Мөгаллимнәр – җәмгыятькә иң кирәкле кешеләр. Нигез бер генә кирпечтән тора, бер генә катлы була алмый. Укытучылар, табиблар – иң төп кешеләр, ә чиновниклар арадашчы гына. Әгәр баеп китсәм, аларга һәйкәл куяр идем. Яратмаган дәрестә, теләсә кайсы спектакльдә, киңәшмәдә 45 минут түзеп утыру – минем өчен фаҗига. Укытучыларым бит  миңа һәр дәрес саен түзгән, барысы өчен дә рәхмәт аларга.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X