erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раил Садриев: “Балабыз булмагач, салкын су белән коендык”

Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз», - ди Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев (»Шәhри Казан»).

Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз", - ди Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев.    

- Раил Илдарович, махсус актерлык белемегез юк, ә шулай да бүгенге көндә сез – Татарстанның халык артисты. Мондый югары дәрәҗәгә ничек ирештегез?

- Мин – метафизик. Бу дөньяда башкача яшим, бөтен нәрсәне дә бүтән төрле итеп кабул итәм. Минем өчен бу дөньяда тормышка ашмый торган хыял юк. Әгәр дә синең нәрсәгәдер ирешәсең килә икән, беренчедән, бик зур теләк булырга тиеш, ә икенчедән, син ул әйбергә инде ирешкән кебек яшәргә кирәк. Шул вакытта хәтта беркайчан да күз алдына китермәгән хыяллар  да тормышка аша башлаячак. Безнең яңа чыгарыласы спектакль дә шуның турында. Беләсеңме, без хәзер күчеш чорында яшибез. Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә. Алдан ук әйтеп куясым килә: сезнең буынга бик авыр булачак, чөнки сезнең буын тәмле бәрәңгене кибеттә үсә дип уйлый, сезнең буын “кибеттә колбаса юк” дигән әйберне белми, сез – иң аз эшләүче буын. Сезнең өчен һәрвакытта да ни телисез, шул бар иде. Ә бүгенге көндә болар барысы да үзгәрә, ләкин мондый авыр чорда дөньяга, ситуацияне коткаручы кешеләр килә, мин үземне шундыйларның берсе дип саныйм. Мин – белемем буенча тарихчы, ә тарих – ул һәрвакытта да кабатлана торган әйбер, мин моны бик яхшы аңлыйм. 

- Ә шулай да актер белеменең булмавы сезгә комачауламыймы?

- Юк, актер белеменең булмавына карамастан, бүгенге көндә мин теләсә нинди театр җитәкчесе белән бәхәсләшә алам. Бүгенге көндә минем инде егерме еллык стажым, тәҗрибәм бар. 

- Буа театры артистларының да күбесе башка өлкә кешеләре бит?

- Безнең артистларның 70 процентының актерлык белеме юк. Ләкин монда театрда эшләү дәверендә алар ул белемне күптән алган дип санасаң буладыр. Чөнки театрда без күп лабораторияләр үткәрәбез, безгә төрле режиссерлар килә, алар барысы да артистлар белән эшли. Бүгенге көндә зур теләк белдереп, безгә теләсә кем килсен, без аннан артист ясыйбыз. Гомумән, безнең артистлар бик күп эшли: көне-төне репетицияләрдә, лаборатория вакытында 1-2 атна эчендә спектакльләр чыгаралар. Бүгенге көндә Буа театрында артистларга кытлык дип тә әйтер идем, труппада барлыгы 22 артист, икесе декрет ялында. Ләкин алар уйнаудан тыш, әле башка эш белән дә шөгыльләнә: кемдер монтировщик, кемдер костюмер, кемдер тавыш режиссеры, шуңа күрә алар акчаны да күп ала. 

-    Театрга халык йөриме соң?

-    Буада 18 мең кеше яши, алар барысы да татар түгел, чуашлар да, руслар да бар. Татарлар 60%, ләкин аларның бит барысы да театр тамашачысы дигән сүз түгел. Бездә көннән-көн үсеш бара. Соңгы вакытта зур аншлаг белән барган спектакль Зифа Кадыйрованыкы иде. Дөресен генә әйткәндә, башта аны чыгарасы килмәде, чөнки анда, русча әйтсәң, “бытовуха” күп иде. Спектакльне әле куеп бетермәгән килеш билетларның сатылып бетүенә шаккаттык. Димәк, халыкка бу кызык. Гастрольләр белән йөргәндә дә күп җирдә куелды бу спекаткль, һәрвакыт зал тулы иде. Бу, чыннан да, халык спектакленә әйләнде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-    Сезнең театрга хәтта Сергей Безруковның да килгәне булды. Уйлап карасаң, Буа – ул бит Татарстанның кечкенә бер районы гына, ә шулай да сез аны җәлеп итә алгансыз? 

-    Шул ук метафизика. Һәр уйлаган әйбер, әйткән сүз тормышка аша бит ул. Максат куерга кирәк, Безруков инде монда килгән дип уйларга кирәк, аннан соң инде пазл җыела башлый. Ул, әлбәттә, үзеннән үзе җыелмый, монда эшләргә һәм сиңа бирелгән билгеләрне күрә белергә кирәк. Минем инде күптән фестивальгә берәр хедлайнерны чакырасым килгән иде. Шулай Нияз Игъламов белән киңәшләштек тә, Сергей Безруковны чакырырга булдык. Шалтыраттык, җавабы мондый иде: “Хәзер Буаның кайда урнашканын карыйм башта”, – диде. Карады, аннан соң: “Әгәр дә мине Тәтешкә алып барсалар, мин ике көнгә килә алам”, – дип җавап бирде. Без аптырап калдык, ни өчен аңа Тәтешкә барырга икән, әллә туганнары шунда яшиме икән дип тә уйлап куйдык... Шулай итеп, Безруков Мәскәүдән Буага 2 көнгә килде.

-    Ә нәрсә эшләде соң ул монда?

-    Оркестр белән “Маленький принц”ны уйнады. Билетлар сата башлагач, башта кешеләр Безруковның килүенә хәтта ышанмаган да иде. 

-    Раил Илдарович, сез үзенекенә ирешә торган кеше, бу сыйфатыгыз белән горурланасызмы?

-    Әйе, чыннан да, миндә бу сыйфат бар, әмма беркайчан да горурланаммы, юкмы икәнен уйлаганым булмады. Бу – минем сыйфат һәм мин аның белән яшим. Күбрәк әрсезлек, мишәрлек дип тә әйтер идем мин аны.

-    Кеше башыннан йөргән чаклар булдымы? Бәлки яшь чакта?

-    Беләсеңме, гомумән, төрле чак булгандыр инде, мин бит кызу канлы кеше, ләкин кычкырып ташласам, ялгыш кына берәрсен үпкәләтсәм дә, соңыннан килеп кочаклап, гафу үтенәм. Миндә һәрвакыт “коллектив”, “дустанә мөнәсәббәт” дигән принциплар бар иде. Кеше башыннан беркайчан да йөрмәдем һәм йөрмиячәкмен. Хәтта 90нчы елларда да йөрмәдем. Иң мөһим вазифам – ул һәрвакытта да Кеше булып калу. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/mәdәniyat/rail-sadriev-balabyz-bulmagach-salkyn-su-beln-koendyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X