erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рамил Шәрәповның концертында күңелсез хәл булган

Юмор остасы Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан.

Бер тамашачысының хәле начарланып, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Бу хакта Рамил социаль челтәрдә сөйләде.

«Уфа концертыннан соң нәрсә әйтергә дә белмим, дуслар. Күп һәм төрле хис-кичерешләр. Концерт матур гына башланып китте, әмма бер «ЧП» булды. Беренче бүлек ахырында, «Өммегөлсем»не җырлаган вакытта, бер апаның хәле начарланды, аңын югалтты. Бөтенесе чабыша, кычкырыша башлады.

Ахырдан ачыкланды: ул апа эпилепсия чире белән авырый икән.

Антракт алдыннан булды бу хәл… Җырларны туктаттык. Апайны залдан чыгардылар, әкренләп хәлгә килде. «Ашыгыч ярдәм» дә чакырткан идек. Бик борчылдык. Тик нишләтәсең инде, тормыш булгач, барысы да без теләгәнчә генә бармый. Ә тулаем алганда, концерт «бомба» булды», – ди Рамил.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев