Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рамил Юныс «Төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы»лар турында

    Һәр кеше бу дөньяда үзенең эшен хәерлерәк, яхшырак итәргә тырыша. Бер бүлмәле фатир булса, балалары тугач, фатирны киңәйтәм, йорт салам ди. Күбрәк эш хакы булсын дип күбрәк эш ала, сәүдәгәр булса, бер сәүдәм бар, ике булсын, өч булсын дип тырыша. Шул рәвешле адәм баласы даими үсештә, дип сөйли вәгазендә Рамил Юныс ("Интертат", Казан).


    Матди яктан булсынмы, тормыш ягыннан булсынмы, мал-мөлкәт ягыннан булсынмы, адәм баласының һаман күбрәк байыйсы, үсәсе килә. Бу начар гадәт түгел, моны Аллаһы Тәгалә безнең күңелебезгә шулай салган, бу безнең җаныбызда бар. Ә дини яктан үсеш бар микән?

    Ислам дине 5 нигезгә корылган: лә иләһә илләллаһны әйтү, намазны торгызу, ураза тоту, хаҗ һәм зәкят. Кайберәүләребез шушы 5 нигезне дә торгызмаган, кайберәүләребезнең 5 вакыт намазы да төгәл түгел, кемнеңдер әле уразасы да кала, әмма ислам динендә үсүнең түбәсе юк. Рухи яктан без даими үсештә булырга тиешбез, ислам динендә иң югары нокта «истикамәт» дип атала. Ягъни кеше үзенең рухи үсешендә шундый дәрәҗәгә җиткән ки, аның йөрәге дә, иманы да, теле дә, күзе дә, кулы да, аягы да уңга-сулга күчми. Җил искән саен гөнаһка кереп китми, төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы түгел.

    Җил искән саен гөнаһка кереп китми, төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы түгел.

    pixabay.com/PD
    Кешеләр янында изге, ялгызы гына калса, теләсә нинди гөнаһ кылучылар бар. Сөйләгәндә — бер төрле, гамәл кылганда — икенче. Димәк, әле истикамәт дәрәҗәсенә ирешмәгән, ислам диненең югары ноктасына ирешүдән ерак тора. Рәсүлебезнең (с.г.в.) бер хәдис-шәрифе бар: «Бер көнне бер кеше килгән дә әйткән: „Йә, Рәсүллаһ, миңа истикамәттә, югары дәрәҗәдәге диндә нык булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?“ — дигән. Рәсүлебез: „Телеңне тый!“ — дигән».

    Димәк, адәм баласының теле нык булмыйча, калебе нык була алмый. Телнең 23 төрле гөнаһысы бар.

    Телнең 23 төрле гөнаһы бар.
    Иң беренче урында ялган, гайбәт, сүз йөртү, ләгънәт кылу, кешеләр турында мәзәкләү, аларның кушаматларын атап мәсхәрә итү, дәрәҗәләрен төшерү тора.

    Бүгенге көндә телнең гөнаһысы шуның кадәр киң таралды, аны хәзер бернигә дә санамый башладык. Ике мөселман кешесе очрашып, Аллаһы турында, Кыямәт көне турында берсе берсенә анекдот сөйләп торалар. Менә Кыямәт көнендә шулай килеп баскан икән, Аллаһыга шулай дип әйткән икән, Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән икән дә, теге уттан котылган икән — ха-ха-ха. Бу мәзәкнең бармы берәр чыганагы? Юк! Бу Коръәннән алынганмы? Юк. Хәдистә бармы берәр чыганагы? Юк. Берәр галимнең әйткән сүзе бармы? Юк. Кайдан чыккан бу алайса?

    Берзаман рәсүлебез (с.г.в.) гаскәре белән бара икән. Алда монафиклар бара ди, болар бер-берсе белән пәйгамбәребез турында мәзәкләр сөйләшеп бара икән. Берсе әйтә: «Менә Коръән ятлаган сәхабәләр иң ялкаулар, ялганчылар, ашарга нык яратучылар». Шуннан соң Аллаһы Тәгаләгә Җәбраил (г.с.м.) боларның сөйләгән сүзләрен ишеттерә. Амыт исемле сәхабәгә: «Бар әле алар янына, нәрсә сөйләшәләр алар?» — ди. Алар янына бара. «Сез нәрсә турында сөйләшәсез?» — дип сорый. «Без бит шаярабыз гына, җитди сүз юк», — диләр. Шаяру?! Шуннан болар киләләр пәйгамбәребез янына. «Тәүбә» сүрәсенең 65-66нчы аяте иңә.

    Кем дә кем Аллаһы турында, дин турында, җәннәт турында, җәһәннәм турында анекдотлар сөйләргә ярата икән, «Тәүбә» сүрәсенең 65-66нчы аятен укып карагыз: «Әгәр син алар Аллаһыны, аятьләрне вә рәсүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: «Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез», — дип, син аларга әйт: «Әй, сез Аллаһыны вә Аның аятьләрен вә Аның рәсүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр). Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһыга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне газаб кылырбыз бозык булганнары өчен».

    Безнең телебездә бүген дин турында нинди генә сүзләр йөрми. Мәзәк белән дә сөйлибез, белеп тә сөйлибез, белмичә дә сөйлибез. Адәм баласы теле белән югары дәрәҗәгә җитмичә, үзе дә диндә югары дәрәҗәгә ирешә алмаячак.

    Адәм баласы теле белән югары дәрәҗәгә җитмичә, үзе дә диндә югары дәрәҗәгә ирешә алмаячак.

    pixabay.com/ru
    Иртә белән торгач, бөтен әгъзалар телгә бу көнне тугры булырга, дөрес булырга куша икән, чөнки бар әгъзалар да телгә бәйләнгән. Телең көнозын хәерле булса, бөтен әгъзаларың да хәерле булачак.

    Реклама

    Рәсүлебезнең (с.г.в.) шундый хәдис-шәрифе бар: «Үзе хаклы булып та, кем бәхәсне калдыра, шуңа җәннәтнең кырыенда йорт булыр». Әлбәттә, кайвакытта хакыйкатьне табар өчен бәхәсләшергә кирәк. Мисал өчен, берәү әйтә фундаментны болай куярга кирәк, икенчесе әйтә болай куярга кирәк.

    Берәү әйтә болай кирәк, мин хәзер сиңа аны исбатлыйм ди. Бәхәсләр төзелештә, ремонтта була ул. Гаиләдә, ир белән хатын арасында була. Әмма максаты нинди? Түбәнсетүме, үзеңне күтәрер өченме? Юк. Хакыйкатьне ачар өчен — ярый. Кычкырышып, кешенең йөзен кызартып, үзеңне күтәреп, башканы мәсхәрә итү булса — мондый бәхәстән китәргә кирәк.

    Кычкырышып, кешенең йөзен кызартып, үзеңне күтәреп, башканы мәсхәрә итү булса — мондый бәхәстән китәргә кирәк.
    Сиңа җәннәтнең кырыеннан йорт бирәләр моның өчен!

    «Кем мәзәк өчен генә булса да ялганнан кала, шуңа җәннәтнең уртасында йорт вәгъдә ителә», — ди. Мәзәк өчен генә ялганлама. Бигрәк тә Аллаһы турында, дин турында, җәннәт, җәһәннәм, фәрештәләр турында — ярамый. Алар хакында без нинди мәгълүмат бар, шуны гына сөйләргә тиеш. Башка кеше сөйләсә дә, абый-апа, без моның турында белмибез, бу бит дөрес сүз түгел, туктап торыйк әле, дияргә кирәк. Рәсүлебез (с.г.в.) мәзәкләгән, әмма хакыйкать белән, ялганнан мәзәк сөйләмәгән. Мәзәк сөйлисең икән, дөресен әйт. Дөресе юк икән — мәзәкләмә. Тел истикамәте шул инде ул.

    Һәм өченчесе — кемнең әхлагы югары дәрәҗәдә, аның урыны җәннәтнең иң бөек өлешендә булачак. Шуңа күрә әхлак ул безнең динебезнең асылы. «Худ» сүрәсенең 112 аяте: «Ий Мөхәммәд (с.г.в.), үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһы боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһыга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче».

    Әлеге аять пәйгамбәр өчен иң авыры булган икән. Шушы аять иңгәннән соң чәче агарган пәйгамбәребезнең.

    Шушы аять иңгәннән соң чәче агарган пәйгамбәребезнең.
    Чәчем агарды, көлүдән туктадым, елмая гына башладым, ди. Чөнки истикамәткә ирешү мөселманнарның иң югары ноктасы. Шуңа омтылырга кирәк, шуңа таба үсәргә кирәк.

    Истикамәт турында ике аять бар. Беренчесе: «Кем истикамәткә ирешә, диндә ныклыкка ирешә, шуңа Аллаһы Тәгалә бу дөньяның байлыгын бирер».

    «Җен» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем истикамәткә иреште, диндә нык булыр, уңга-сулга, гөнаһка кереп, аннан соң тәүбә итеп, аннан соң тагы гөнаһ кылып, аннан соң тагы тәүбә итеп йөрмәс. Ул нык баскан дингә. Бу кешегә мин чиксез байлык бирәм бу дөньяда», — ди. Ризык бирәм дип вәгъдә итә.

    Икенче аять: «Кем диндә ныклыкка ирешә, кем уңга-сулга керешми, нык тора, үлгән вакытта аның янына фәрештәләр төшәр һәм аны тынычландырырлар. Авыр була, беркемгә дә җан бирүе җиңел түгел.

    Беркөнне теш алдыртырга кердем. Авыртуны басу өчен укол ясады, 5 минут көтәргә кушты. Шунда уйлыйм. Хәзер тешне ала да, ике сәгать түзәм дә аннары ашарга да, эчәргә дә ярый дим. Ә беркөнне шушы табиб урынына киләчәк Газраил, укол юк, анестезия юк, җанны суырып, каш арасыннан чыгарырга кирәк, моның турында уйлап караганыбыз бармы? Газраил килгәч, сине тынычландыра, әгәр дә син истикамәткә ирешкән булсаң, бөтен тирә-якка утырган фәрештәләр «Курыкма, хәзер үтеп китә бу, хәзер синең җаның чыга да, Аллаһының рәхмәтендә буласың вә сиңа вәгъдә ителгән җәннәт була», — диячәк.

      Тулырак: http://Рамил Юныс «Төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы»лар турында Һәр кеше бу дөньяда үзенең эшен хәерлерәк, яхшырак итәргә тырыша. Бер бүлмәле фатир булса, балалары тугач, фатирны киңәйтәм, йорт салам ди. Күбрәк эш хакы булсын дип күбрәк эш ала, сәүдәгәр булса, бер сәүдәм бар, ике булсын, өч булсын дип тырыша. Шул рәвешле адәм баласы даими үсештә, дип сөйли вәгазендә Рамил Юныс. архив/Салават Камалетдинов Матди яктан булсынмы, тормыш ягыннан булсынмы, мал-мөлкәт ягыннан булсынмы, адәм баласының һаман күбрәк байыйсы, үсәсе килә. Бу начар гадәт түгел, моны Аллаһы Тәгалә безнең күңелебезгә шулай салган, бу безнең җаныбызда бар. Ә дини яктан үсеш бар микән? Ислам дине 5 нигезгә корылган: лә иләһә илләллаһны әйтү, намазны торгызу, ураза тоту, хаҗ һәм зәкят. Кайберәүләребез шушы 5 нигезне дә торгызмаган, кайберәүләребезнең 5 вакыт намазы да төгәл түгел, кемнеңдер әле уразасы да кала, әмма ислам динендә үсүнең түбәсе юк. Рухи яктан без даими үсештә булырга тиешбез, ислам динендә иң югары нокта «истикамәт» дип атала. Ягъни кеше үзенең рухи үсешендә шундый дәрәҗәгә җиткән ки, аның йөрәге дә, иманы да, теле дә, күзе дә, кулы да, аягы да уңга-сулга күчми. Җил искән саен гөнаһка кереп китми, төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы түгел. Җил искән саен гөнаһка кереп китми, төшкә кадәр изге, төштән соң гөнаһлы түгел. pixabay.com/PD Кешеләр янында изге, ялгызы гына калса, теләсә нинди гөнаһ кылучылар бар. Сөйләгәндә — бер төрле, гамәл кылганда — икенче. Димәк, әле истикамәт дәрәҗәсенә ирешмәгән, ислам диненең югары ноктасына ирешүдән ерак тора. Рәсүлебезнең (с.г.в.) бер хәдис-шәрифе бар: «Бер көнне бер кеше килгән дә әйткән: „Йә, Рәсүллаһ, миңа истикамәттә, югары дәрәҗәдәге диндә нык булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?“ — дигән. Рәсүлебез: „Телеңне тый!“ — дигән». Димәк, адәм баласының теле нык булмыйча, калебе нык була алмый. Телнең 23 төрле гөнаһысы бар. Телнең 23 төрле гөнаһы бар. Иң беренче урында ялган, гайбәт, сүз йөртү, ләгънәт кылу, кешеләр турында мәзәкләү, аларның кушаматларын атап мәсхәрә итү, дәрәҗәләрен төшерү тора. Бүгенге көндә телнең гөнаһысы шуның кадәр киң таралды, аны хәзер бернигә дә санамый башладык. Ике мөселман кешесе очрашып, Аллаһы турында, Кыямәт көне турында берсе берсенә анекдот сөйләп торалар. Менә Кыямәт көнендә шулай килеп баскан икән, Аллаһыга шулай дип әйткән икән, Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән икән дә, теге уттан котылган икән — ха-ха-ха. Бу мәзәкнең бармы берәр чыганагы? Юк! Бу Коръәннән алынганмы? Юк. Хәдистә бармы берәр чыганагы? Юк. Берәр галимнең әйткән сүзе бармы? Юк. Кайдан чыккан бу алайса? Берзаман рәсүлебез (с.г.в.) гаскәре белән бара икән. Алда монафиклар бара ди, болар бер-берсе белән пәйгамбәребез турында мәзәкләр сөйләшеп бара икән. Берсе әйтә: «Менә Коръән ятлаган сәхабәләр иң ялкаулар, ялганчылар, ашарга нык яратучылар». Шуннан соң Аллаһы Тәгаләгә Җәбраил (г.с.м.) боларның сөйләгән сүзләрен ишеттерә. Амыт исемле сәхабәгә: «Бар әле алар янына, нәрсә сөйләшәләр алар?» — ди. Алар янына бара. «Сез нәрсә турында сөйләшәсез?» — дип сорый. «Без бит шаярабыз гына, җитди сүз юк», — диләр. Шаяру?! Шуннан болар киләләр пәйгамбәребез янына. «Тәүбә» сүрәсенең 65-66нчы аяте иңә. Кем дә кем Аллаһы турында, дин турында, җәннәт турында, җәһәннәм турында анекдотлар сөйләргә ярата икән, «Тәүбә» сүрәсенең 65-66нчы аятен укып карагыз: «Әгәр син алар Аллаһыны, аятьләрне вә рәсүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: «Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез», — дип, син аларга әйт: «Әй, сез Аллаһыны вә Аның аятьләрен вә Аның рәсүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу сорарга килделәр). Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһыга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне газаб кылырбыз бозык булганнары өчен». Безнең телебездә бүген дин турында нинди генә сүзләр йөрми. Мәзәк белән дә сөйлибез, белеп тә сөйлибез, белмичә дә сөйлибез. Адәм баласы теле белән югары дәрәҗәгә җитмичә, үзе дә диндә югары дәрәҗәгә ирешә алмаячак. Адәм баласы теле белән югары дәрәҗәгә җитмичә, үзе дә диндә югары дәрәҗәгә ирешә алмаячак. pixabay.com/ru Иртә белән торгач, бөтен әгъзалар телгә бу көнне тугры булырга, дөрес булырга куша икән, чөнки бар әгъзалар да телгә бәйләнгән. Телең көнозын хәерле булса, бөтен әгъзаларың да хәерле булачак. Рәсүлебезнең (с.г.в.) шундый хәдис-шәрифе бар: «Үзе хаклы булып та, кем бәхәсне калдыра, шуңа җәннәтнең кырыенда йорт булыр». Әлбәттә, кайвакытта хакыйкатьне табар өчен бәхәсләшергә кирәк. Мисал өчен, берәү әйтә фундаментны болай куярга кирәк, икенчесе әйтә болай куярга кирәк. Берәү әйтә болай кирәк, мин хәзер сиңа аны исбатлыйм ди. Бәхәсләр төзелештә, ремонтта була ул. Гаиләдә, ир белән хатын арасында була. Әмма максаты нинди? Түбәнсетүме, үзеңне күтәрер өченме? Юк. Хакыйкатьне ачар өчен — ярый. Кычкырышып, кешенең йөзен кызартып, үзеңне күтәреп, башканы мәсхәрә итү булса — мондый бәхәстән китәргә кирәк. Кычкырышып, кешенең йөзен кызартып, үзеңне күтәреп, башканы мәсхәрә итү булса — мондый бәхәстән китәргә кирәк. Сиңа җәннәтнең кырыеннан йорт бирәләр моның өчен! «Кем мәзәк өчен генә булса да ялганнан кала, шуңа җәннәтнең уртасында йорт вәгъдә ителә», — ди. Мәзәк өчен генә ялганлама. Бигрәк тә Аллаһы турында, дин турында, җәннәт, җәһәннәм, фәрештәләр турында — ярамый. Алар хакында без нинди мәгълүмат бар, шуны гына сөйләргә тиеш. Башка кеше сөйләсә дә, абый-апа, без моның турында белмибез, бу бит дөрес сүз түгел, туктап торыйк әле, дияргә кирәк. Рәсүлебез (с.г.в.) мәзәкләгән, әмма хакыйкать белән, ялганнан мәзәк сөйләмәгән. Мәзәк сөйлисең икән, дөресен әйт. Дөресе юк икән — мәзәкләмә. Тел истикамәте шул инде ул. Һәм өченчесе — кемнең әхлагы югары дәрәҗәдә, аның урыны җәннәтнең иң бөек өлешендә булачак. Шуңа күрә әхлак ул безнең динебезнең асылы. «Худ» сүрәсенең 112 аяте: «Ий Мөхәммәд (с.г.в.), үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһы боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһыга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче». Әлеге аять пәйгамбәр өчен иң авыры булган икән. Шушы аять иңгәннән соң чәче агарган пәйгамбәребезнең. Шушы аять иңгәннән соң чәче агарган пәйгамбәребезнең. Чәчем агарды, көлүдән туктадым, елмая гына башладым, ди. Чөнки истикамәткә ирешү мөселманнарның иң югары ноктасы. Шуңа омтылырга кирәк, шуңа таба үсәргә кирәк. Истикамәт турында ике аять бар. Беренчесе: «Кем истикамәткә ирешә, диндә ныклыкка ирешә, шуңа Аллаһы Тәгалә бу дөньяның байлыгын бирер». «Җен» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем истикамәткә иреште, диндә нык булыр, уңга-сулга, гөнаһка кереп, аннан соң тәүбә итеп, аннан соң тагы гөнаһ кылып, аннан соң тагы тәүбә итеп йөрмәс. Ул нык баскан дингә. Бу кешегә мин чиксез байлык бирәм бу дөньяда», — ди. Ризык бирәм дип вәгъдә итә. Икенче аять: «Кем диндә ныклыкка ирешә, кем уңга-сулга керешми, нык тора, үлгән вакытта аның янына фәрештәләр төшәр һәм аны тынычландырырлар. Авыр була, беркемгә дә җан бирүе җиңел түгел. Беркөнне теш алдыртырга кердем. Авыртуны басу өчен укол ясады, 5 минут көтәргә кушты. Шунда уйлыйм. Хәзер тешне ала да, ике сәгать түзәм дә аннары ашарга да, эчәргә дә ярый дим. Ә беркөнне шушы табиб урынына киләчәк Газраил, укол юк, анестезия юк, җанны суырып, каш арасыннан чыгарырга кирәк, моның турында уйлап караганыбыз бармы? Газраил килгәч, сине тынычландыра, әгәр дә син истикамәткә ирешкән булсаң, бөтен тирә-якка утырган фәрештәләр «Курыкма, хәзер үтеп китә бу, хәзер синең җаның чыга да, Аллаһының рәхмәтендә буласың вә сиңа вәгъдә ителгән җәннәт була», — диячәк. Кеше истикамәткә ирешсә, бу дөньяда да аның сакчылары нык булыр ди. Кеше истикамәткә ирешсә, бу дөньяда да аның сакчылары нык булыр, Тулырак: https://intertat.ru/news/religion/24-12-2021/ramil-yunys-t-shk-kad-r-izge-t-sht-n-so-g-na-ly-lar-turynda-5845462

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: