erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Регина Тимербулатова: “Шул кирәк сиңа" диделәр..."

Җырчы Регина Тимербулатова белән бүгенге татар эстрадасының дәрәҗәсе, фильмда төшү тәҗрибәсе, шәхси тормышы турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

Регина Тимербулатова: “Шул кирәк сиңа" диделәр..."

Эльвира Шакирова3 декабрь 2021 - 09:42

 

1166

0

1

Җырчы Регина Тимербулатова белән бүгенге татар эстрадасының дәрәҗәсе, фильмда төшү тәҗрибәсе, шәхси тормышы турында сөйләштек.

Блиц сораштыру

Туган көне: 10 август 1994 ел.
Уңай сыйфаты: максатчанлык.
Тискәре сыйфаты: түземсезлек.
Яраткан ризыгы: камыр ризыклары, кабаклы манты.
Девизы: нинди генә очракта да кеше булып калырга кирәк.

– Регина, ни өчен җырчы һөнәрен сайладың?

– Бу һөнәр үзе мине сайлады. Үземне белә башлаганнан бирле җырчы булачакмын, дидем. Башка һөнәрләр турында уйламадым да. 5 яшемдә музыка мәктәбенә укырга кердем. Мәктәптә укыганда, бөтен концертларда, бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училещесына һәм читтән торып КФУның икътисад бүлегенә укырга кердем. Аннары Казан дәүләт консерваториясендә белем алдым. Шулай итеп, гомер буе укыдым. Хәзерге вакытта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшлим.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүгенге татар эстрадасы ошыймы сиңа?

– Ошый, шулай да татар халык җырларын аеруча яратып тыңлыйм. Илһам Шакиров, Римма Ибраһимова, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратам. Ул заман җырлары тирән мәгънәле булган. Сүзләре дә уйлап язылган, көйләре дә ике-өч нотадан гына тормый. Аларның җырлары бүген дә актуаль. Кызганыч, бүген татар эстрадасы югары дәрәҗәдә дип әйтә алмыйм. Киресенчә, Илһам абыйлар заманында эстрада күпкә югарырак булган. Хәзер артистларның күбесе бер көнлек җыр артыннан куа. Рус эстрадасында да шулай. Иҗат, рухи үсеш турында уйлаучы юк, акча эшләү ягын карыйлар. Татар җырларының аранжировкалары нигездә бер-берсенә охшаш. Бары кайберләре генә яңалыкка омтыла.

– Яшьләрдән кемне күзәтәсең?

– Ришат Төхвәтуллинны бик хөрмәт итәм. Ул яңалыктан курыкмый, классиканы да, ретро җырларны да башкара. Аларга заманча аранжировка ясый. Ришат беркайчан да мәгънәсез, тозсыз сүзләр сөйләми. Аны күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Гомумән, барлык артистларны да хөрмәт итәм. Иртән ирем белән эшкә барганда, татар радиоларын тыңлыйбыз.

– Үзеңне актриса буларак фильмда да сынадың. Кинода төшү ошадымы?

– Танылган режиссер Нурания апа Җамалиның “Җылы эзли җаннар” фильмында төштем. Кастингта катнашып эләктем. Башта Нурания апа җырларга гына чакырган иде. Үзем белән якыннан танышкач, мөмкинлекләремне белгәч, төп рольләрнең берсе булган Индира роленә алды. Яратып башкардым, героем белән охшаш якларыбыз да булды. Фильмнан соң, кайберәүләр: “Син шундый усалмени?”, “Егетең сине ташлады, шул кирәк сиңа”, – диде. Димәк, ролемне җиренә җиткереп башкарганмын. Мине әле дә шул фильм аша таныйлар. Бу минем өчен бик зур тәҗрибә булды.

– Үзеңә ни дәрәҗәдә игътибарлы син? Бизәнмичә урамга чыга аласыңмы?

– Үземә бик күп игътибар бирәм. Минемчә, хатын-кыз һәрвакыт матур булырга тиеш. Дөресен әйтәм, бизәнмичә урамга чыга алмыйм. Иртүк торуга, бизәнәм, чәчләремне ясыйм. Әгәр тышкы кыяфәтең матур булса, үзеңә карата ышанычың көчле булачак. Кешеләргә ошар өчен түгел, үзем өчен, кәефем күтәренке булсынга бизәнәм. Кыйбатлы косметика, иреннәр ясату турында әйтмим, үзеңне тәртиптә, формада тотарга кирәк. Бу сәламәтлек өчен дә файдалы.

– Быел синең өчен үзенчәлекле ел булды – кияүгә чыктың. Ирең белән ничек таныштыгыз?

– Шамил –  Арча егете. Безне җырчы Салават Миңнеханов таныштырды. “Әкәмәт” КВН командасы егетләре – Денис, Фаил һәм Шамил “Таң атканда” исемле җырыма төшерелгән клипта катнашты. Ләкин ул чакта без йөреп китмәдек, сирәк-мирәк кенә аралаштык. Өч елдан соң гына Шамил очрашып йөрергә тәкъдим ясады һәм бер елдан соң февральдә никах укыттык. Шамил – кайгыртучан, игътибарлы ир. Безне кавыштырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/regina-timerbulatova-shul-kirk-sia-didelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X