erid:2VtzquqpS7d
Республика балалар клиник хастаханәсе директоры Илдар Закиров вафат
Яңалыклар

Республика балалар клиник хастаханәсе директоры Илдар Закиров вафат

Табибка 44 яшь булган.

Татарстан Республикасы балалар клиник хастаханәсе директоры Илдар Закиров 44 яшендә вафат булган. Бу хакта хастаханәнең матбугат сәркатибе Зөһрә Гыйбадуллина хәбәр итте.

«Бик көтелмәгән хәбәр булды. Ул бик тыныч, шат күңелле, оптимист кеше иде. Бик кайгыртучан иде, һәрвакыт: «Нинди проблемаларыгыз бар?», - дип сорап торды. Без дә аңа ышана идек, чыннан да бөтен проблемаларны хәл итәрлек, ярдәмчел кеше иде», - диде ул.

 

Фото: © Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, ул спорт чараларын оештыруда да актив катнашкан. Хастаханә директоры вазифасына 2018нче елда билгеләнгән.

Илдар Закиров 1978 елның 2 маенда Казанда туган. 2000нче елдаКазан дәүләт университетының «Стоматология» бүлеген тәмамлый.

Хушлашу мәрасиме иртәгә 10:00 сәгатьтә Себер тракты 31А адресы буенча суд-медицина экспертиза бинасында була. Тынычлык бистәсендә җирләнәчәк.

http://inform.tatar/news/respublika-balalar-klinik-xastaxanase-direktory-ildar-zakirov-vafat-5857136

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев