erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика клиник онкология диспансеры 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде

Татарстанның онкология диспансерына 2020 елда 900 миллион сумлык җиһазлар алынды

Республика клиник онкология диспансеры 2020 елда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылды.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аларның максатларын дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче «май» указында билгеләде.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/24-05-2021/tatarstanny-onkologiya-dispanseryna-2020-elda-900-million-sumlyk-i-azlar-alyndy-5824302

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X