erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада янгынга каршы махсус режим кертелә

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

Янгын вакытында һәрвакыт оператив һәм җайга салынып эшләгәндә генә аны җиңәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быелның 5 апрелендәге 233нче номерлы карары нигезендә, 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. 

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. Бу кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан — 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итүегез сорала. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгынга каршы махсус режимда штрафлар саны икеләтә арта.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4нче маддәсенең 2нче статьясы нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган

  • граҗданнарга — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга — утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; 
  • эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; 
  • юридик затларга дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта райондашларга янгын куркынычы тудырган эшләр башкаруны чикләргә, учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырмаска, уяу һәм сак булырга тәкъдим ителә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X