erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканың кайсы район мәктәпләре балаларга салкын ризык ашатканы билгеле булды

Мәктәпләрдә балаларны тукландыру системасындагы уңай якка үзгәрешләр күренә, дип билгеләп үтте Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Дәүләт Советында узган комитет утырышында. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

Мисалга, балаларга суынган ризык бирү очраклары ике тапкырга кимегән. Балаларның иртәнге ашларын тулысынча ашап бетерү очраклары киресенчә, артктан. Ашханәләрдә ризык порцияләрен киметеп бирү очраклары да кимегән. Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе 2021 елның 1 сентябреннән алып 757 тапкыр ризыкларны тикшергән. Әлмәт, Кайбыч, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында ризыкның тарату линиясендә үк салкын икәнлеге ачыкланган.

Таратканда ук салкын булган ризык өстәлдә генә җылынмый, билгеле. Республиканың дүрт районында: Минзәлә, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Алексеевкийда балалар өстәлендәге ризыкларның  температурасы тиешле таләпләргә туры килмәгәнлеге теркәлгән.

Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор хезмәткәрләре ризыкларның калориялелеген дә тикшерә. Быелгы уку елында бу күрсәткеч буенча ризыклар 162 очракта тикшерү узган һәм Казан, Әтнә районнарында укучыларга бирелә торган ризыкларның калориялелеге нормага тулмавы ачыкланган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Салкынны җылытып, калорияләрне арттырып була. Ә менә ризыктан эчәк таякчыклары чыкса?! Роспотребнадзор тикшеренүләре вакытында Татарстанның Әлмәт, Нурлат, Зәй, Яңа Чишмә районнары мәктәпләрендә шундый “артык” ингредиентларга тап булган. 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/respublikany-kaysy-rayon-mktplre-balalarga-salkyn-rizyk-ashatkany-bilgele-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X