Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рифат Фәттахов: "Дәшмәсәң, тагын да ныграк оятсызланалар"

    17 ноябрь көнне Р.Ваһапов фонды генераль директоры, танылган продюсер, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Әхмәт улы Фәттаховка 55 яшь тула. Бу уңайдан Рифат әфәнде белән аның балачагы, бүгенге эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

     

     - Рифат Әхмәтович, сез нинди гаиләдә үстегез?

    - Мин Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Актук авылында туып үстем. Безнең нәсел – бик мәшһүр, булдыклы. Кафият бабай безнең якта иң бай кешеләрнең берсе булган. Кушаматыбыз да “бай Кафиятныкылар” иде. Мин туган йорт ике катлы иде. Кафият бабай үзе Финляндиягә китеп төпләнгән, ә улы, ягъни бабамның әтисе авылда калган. Финляндиядә яшәүчеләрнең 90 проценты – безнең авылдан ич. Алар анда революциягә кадәр үк китә башлаган. Ләкин чикләр ябылу сәбәпле, әби – Финляндиядә, ә бабай монда калган. Мин Финляндиядә туасы кеше идем. Безнең гаиләнең төп үзенчәлеге – олыларга хөрмәт һәм ихтирам. Әйтик, табын артына әби утырмыйча безгә дә утырырга ярамый иде.

    - Ул заман балалары кырыс шартларда тәрбияләнгән. Әтиегездән “эләгә” идеме?

    - Чынлап та, әти – бик кырыс иде, без аннан шүрләп үстек. Матчада әтинең солдат каешы эленеп тора иде. Ул каеш бер тапкыр хәрәкәткә килде, ул да булса – миңа. Ләкин мин качып өлгердем. Кечкенәдән актив бала булдым. Без гаиләдә биш бала үстек, мин – уртанчысы. Әти-әни эштә булганда, безне әби карый иде. Тыңламаган чакларда, “Әтиегезгә әйтәм” дип куркытса, без шып була идек. Әби – дини кеше иде, авылда абыстай ролен үтәде. Уразада ай дәвамында әбине авыз ачарга чакыралар иде. Шул вакытта миңа әбине алып барып, алып кайту йөкләнде. 30 көн буе Коръән тыңлый идем. Газны кабызып, чәй җылытып бирү өчен дә әби белән сәхәргә мин торырга тиеш идем. Югыйсә, миннән олырак абыйлар да бар бит. Ни өчендер нәкъ менә мин торырга тиеш булган. Икенче яктан, кызык иде ул... Димәк, мин – әби-бабай тәрбиясе, дини тәрбия алып үскән бәхетле бала.

    - Язу сәләте кайчан барлыкка килде?

    - Яза башлавымда әнинең йогынтысы булгандыр, чөнки ул район газетасы типографиясендә эшләде. Журналист булып үсеп китүемә рус журналистлары бик ярдәм итте, алар рухландырды. Бишенче сыйныфта укыганда район газетасына яза идем инде. Беренче язмамның исеме “Шашочный турнир в Актуковской школе” дип атала. Рус телендә яза идем. Аннан соң Түбән Новгород (ул вакытта әле Горький дип атала) өлкәсендә чыга торган газеталарга яза башладым. Казанның “Яшь ленинчы”, “Ялкын” басмаларына да яздым. Һәрбер язмага матур итеп бизәлгән зур конверт белән җавап килә иде. Авылга мондый хат килү – үзе бер вакыйга! Бервакыт мине өлкәнең “Ленинская смена” газетасына чакырдылар. Әти-әни эштә булу сәбәпле, алып барырга кеше булмады. Күңелем төште. Шул вакытта икенче әбием мине кызганып, үзе алып барды. Бераздан миңа “Яшь ленинчы хәбәрчесе” дигән таныклык тапшырдылар. Ә инде Казанга кунакка чакыргач, әти “барасың килсә, үзең генә бар” диде. Шулай итеп, мин – 6-7нче сыйныф укучысы берүзем Казанга чыгып киттем.

    - Сез һәрвакыт русча укыдыгызмы?

    - Актук мәктәбендә татарча укыдым. Ә менә 9 нчыга Уразавылга баргач, рус сыйныфына керергә киңәш иттеләр. Янәсе, татар теленең киләчәге юк. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Ләкин рус сыйныфын тәмамлаганга, аттестатта “татар теле” дигән фән булмады. Ә Актуктә чит тел кермәгәч, аттестатта “чит тел” дигән фән дә юк.

    - Казанга укырга кергәндә, бу тәэсир иттеме?

    - Ничек кенә әле! Мине татар журналистикасына кабул итәргә теләмәделәр. Чөнки аттестатта “татар теле” юк. Рус журналистикасы белән дә шул ук, чөнки “чит тел” юк иде. Мин “чит тел”дән имтихан бирәчәкмен, дип гариза яздым. Бик зур риск иде инде бу. Ләкин беренче имтиханны бишлегә биргәч, университетка кабул ителдем. Укыганда кафеда мөдире Флорид Әгъзәмов бик нык ярдәм итте. Флорид Әхмәтовичка мин гомерем буе рәхмәтлемен: кулымнан тотып диярлек журналистика дөньясына, иҗтимагый-мәдәни тормышка алып керде.

    - Гади авыл малаена лидерлык сыйфаты каян килгән?

    - Алтынчы сыйныфта укыганда мине “Артек” дигән мәшһүр пионерлагерьга җибәрделәр. Анда кешене мөстәкыйль булырга өйрәттеләр. Ул – зур мәктәп. Теркәлү узганда, бер башкорт хатыны татар икәнемне белгәч, мине үзенең отрядына алды. Бу – музыкаль отряд икән, ягъни анда музыкаль сәләте булганнар гына җыелган. Ә миндә андый сәләт юк. Шунда да мине – музыкага бер катнашы булмаган малайны отряд советы рәисе итеп сайладылар. 40 көн буе музыкаль отрядны җитәкләдем. Лагерьдән авылга кайткач, линейка вакытында укучыларны яклап, мәктәп директорына каршы әйткәли башладым. “Артек” тәрбиясе инде бу! Шуннан соң директор, миңа үч итеп, үзе укыткан география фәненнән “4”ле куя башлады. Гәрчә башка бөтен фәннәрдән “5”ле чыкса да. Бу гаделсезлеккә түзмичә, протест белдереп, укырга йөрми башладым. Әти-әни ничек сизмәгәндер инде. Иртән киенеп чыгып китеп, урамда йөреп кайта идем. “СССР Конституциясе нигезендә минем белем алырга хокукым бар. Мине башка мәктәпкә күчерегез”, - дип, райкомга бардым. Анда бик гаҗәпләнделәр. “Мондый хәлнең тарихта булганы юк”, - диделәр. Аның каравы, директорның мөнәсәбәте миңа бик нык үзгәрде. Уңай якка...

    - Шулай да музыка сезгә чит-ят өлкә түгел бит...

    - Безнең як, гомумән моңлы, талантлы кешеләргә бай. Бервакыт бер авылдаш абый концерт оештырырга тәкъдим итте. Актук мәктәбендә укыган вакыт бу... Программаны да төзедем, сценарийны да яздым, алып баручы да үзем идем. Хәтта юморескалар да сөйләдем. Билет сату эшен дә оештырдым. Концерт бик матур булды. Алай гына да түгел, концерт белән күрше авылларга йөри башладык. Әти-әни биргән акчага авылдаш Исхак абый Абдуллин белән махсус затлы костюм алып кайттык. Мин авылдашларыма бик рәхмәтле, алар мине күтәреп кенә йөртте. Кечкенәдән концерт оештыру эшен белеп үстем. Әбиләремнең махсус минем өчен матур табын корып сыйлаганы истә. Бу – беренче гонорарым иде. Әти дә матур җырлый иде. Бигрәк тә бераз салып кайтса, моңланырга яратты. Безнең авылда бөтен кеше Рәшит Ваһапов репертуарын җырлый иде, шул исәптән әти дә. Әмма ул болай гына җырламый, аңа аудитория кирәк. Нишләптер, тамашачы ролен мин үтәргә тиеш идем. Бу бик зур музыкаль тәрбия булган бит!

    - Димәк, Рәшит Ваһапов иҗатына мәхәббәт шул вакытта барлыкка килгән?

    - Әйе. Тагын бер сәбәпче – Казан радиосы. Шимбә-якшәмбе көннәрендә татар концертлары вакытында бездә аны “глушить” итәләр иде. Һәм мин, әти кушуы буенча, радиотәлинкәне колагыма куеп тыңлыйм, Рәшит Ваһапов җырлый башласа, әбигә бирә идем, чөнки әби аның җырлавын ярата. Атна саен ике сәгать татар профессиональ музыкасын тыңлаганмын икән! Казанга килгәндә, бөтен җырчыларны да белә идем. Икенче курстан соң, җырчылар белән кызыксынуымны күргән Флорид Әгъзәмов мине радиога музыкаль редакциягә практикага җибәрде. Ике ай шунда эшләдем. Хезмәт кенәгесе 1987 елда шунда ачылды. Совет заманында ике көн эшләгән кешегә дә хезмәт кенәгәсе ачу тиеш иде. Радиода эшләгәндә, музыкаль фонд белән якыннан таныштым. Хәтта эштән соң калып җырлар тыңлый идем. Моның өчен бер редактор минем өстән шикаять тә белдерде. Янәсе, тәртип боза. Җырларны тыңлавым, аларны өйрәнергә теләвем турында сөйләп биргәч, киресенчә, радионың ул чактагы җитәкчесе Тәүфикъ Сәгыйтов мактады һәм кайчан телим, шул вакытта эштә булырга рөхсәт бирде. Мин шуның белән бәхетле: гомерем буе юлымда яхшы кешеләр очрады. Бик рәхмәтлемен аларга.

    - Рус журналистикасын тәмамласагыз да, татар мохитенә кереп киткәнсез...

    - Рус журналистикасында укысам да, диплом эшемне Кави Нәҗми иҗаты буенча якладым. Аннары татар әдәбияты кафедрасында аспирантурада белем алдым. Дөрес, диссертация якламадым, чөнки мин теләгән Кави Нәҗми темасын бирмәделәр. Шул елларда университетта “Ленинчы” дигән газета чыга башлады. Шунда редактор булып эшләдем. Аннары без аны “Мәгърифәт” дип үзгәрттек тә, республикакүләм газетасы булды. 1998 елдан 9 ел “Татарстан” журналында эшләдем. Аннары ике ел “Идел” журналын җитәкләдем. Әмма 2004 елдан параллель рәвештә Рәшит Ваһапов фестивален оештыра башладым. Ә инде 2007 елда Рәшит Ваһапов фонды оешты. Бу эш белән 2009 елдан ныклап шөгыльләнә башладым.

    - Журналистикадан китүегезнең сәбәбе фонд белән бәйлеме?

    - Аның белән дә бәйледер. Күбрәк “Татарстан” журналы белән идарә итү үзгәрүе дә тәэсир итте. Мин ул системага туры килмәдем. Холкым шундый: мин кемгәдер буйсынып эшли алмыйм.

    - Үз гаебегезне таный беләсезме?

    - Миңа һәрвакыт үз фикерем кадерле. Бу дөньяда үз-үзеңә бәя бирә белергә кирәк. Ләкин моның чамасы булырга тиеш: әллә кем дә булмаска, мескен булып та йөрмәскә. Сүз дә юк, кеше фикеренә колак салырга кирәк. Тәнкыйтьне дә, мактауны да ишетә белү мөһим. Ләкин мине үз фикеремнән кайтару бик кыен.

    - Бу сезгә тормышта комачауламыймы?

    - Киресенчә, әгәр үз принципларымнан баш тартсам, бу мине эчке яктан “ашар” иде.

    - Сез эстрадага Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек талантлы артистларны чыгардыгыз...

    - Игътибар итәсездер, Филүс тә, Ришат та үзләренең биографиясеннән мине сызып ташларга тырыша. Ләкин халык барыбер белә бит. Татарда әлегә продюсер белән эшләү культурасы да, хокукый культура да юк. Күптән түгел Мәскәүдә бер җырчы продюсеры белән уртак тел таба алмагач, китәм дип гариза язган. Моның өчен аны судка биргәннәр. Ләкин җырчы суд карарын көтмичә, 3 млн.сум күләмендә штраф түләгән.

    - Филүс очрагында нәрсә булды?

    - Филүс 2007 елда Ваһапов фестивале конкурсында лаеклы рәвештә Гран-при алды. Шуннан соң 2008 елда мин Филүскә килешү нигезендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясадым һәм контракттан ошамаган урыннарын сызып атарга куштым. Филүс бик күп пунктны сызып атты, нәтиҗәдә 3 битлек килешү калды. Ул вакытта моның мөһимлеген аңламаганмын. Хәзер безнең килешүләр 40 битлек. Филүскә килешүне өзү тәкъдимен үзем ясадым. Аның белән уртак тел табу кыенлашканын сизә идем. Төмәндәге концерттан поездда кайтып барганда, “безгә эшләргә авыр хәзер, аерылышырга кирәк” дидем. Бер ел үзенә генә эшләп карарга киңәш бирдем. Ул ризалашмады, аерым иҗат итәргә каршы килде. Тагын бергә эшли башладык. Ләкин бер киселгән икмәк кире ябышмый, диләр. 2014 елда Ваһапов фестиваленең 10 еллыгы булырга тиеш иде. 2013 елдан ук әзерлек эшләре башланды. Филүскә исем алу өчен документлар туплый башладык. 2014 елда аның зур концертын планлаштырдык. Һәм шул вакытта, иң уңайсыз вакытта ул аркама “пычак кадады”, бүтән эшләмим, диде. Мин аңа концертны үткәреп, аңа шунда исем биреп матур гына аерылышырга тәкъдим иттем. Очрашканда, “әйе, Рифат абый, шулай кирәк шул” дип утыра да, икенче көнне үк үз фикереннән баш тарта иде. Соңыннан ачыкланды: кайбер кешеләр Филүсне үз файдасына миңа каршы котырта икән. Теләпме, теләмичә, минем конкурентларымның пычрак уеннарында Филүс курчак ролен үтәде. Филүсне судка биргән булсам, мин аны һичшиксез җиңә идем. Ләкин аны судка бирергә кулым бармады. Юристлар әллә ничә тапкыр гариза язып китерде, мин аларга куй куймадым. Сүз уңаеннан: минем көндәшләрем бүген дә кайберәүләрне мине пычрату өчен пумала итеп файдалана.

     - Филүс үзе сезнең өстән гариза язган түгелме соң?

    - Әйе. Моннан 3 ел элек 3 гыйнварда хатын белән Таиландка ял итәргә киттек. 4 гыйнварда төш күрдем: зур мөгезле җанварга утырган Филүс миңа каршы килә, ләкин мин аңа каршы тора алдым. Ял итеп кайтканнан соң, эшкә чыгуның беренче көнендә, офиска полиция хезмәткәре килде. Янәсе, мине кемдер мошенниклыкта гаепли һәм җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Филүс язгандыр дип башыма да килмәде. Инде ничә еллар узган бит югыйсә. Икенче көнне юрист белән үзебез полиция бүлегенә бардык. Филүс "Акча түләмәде" дип минем өстән гариза язган булып чыкты. Күз алларым караңгыланып китте. Филүскә бер тиен акча бирсәм дә, кул куйдырта идем. Юкка булмаган икән. Барлык документларның да кирәге чыкты һәм шулар нигезендә үземнең хаклы булуымны дәлилләдем. Аннан соң да ике тапкыр гариза язып маташты, ләкин морадына ирешә алмады. Минем дә аның өстеннән шикаять бирергә мөмкинлегем бар иде, әмма мин бу адымга бармадым. Бүген мин беркемгә дә үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Филүснең минем өстән “донос” язып йөрүләре, киресенчә, мине чыныктырды, мине көчлерәк итте. Бик зур тормыш сабагы бирде миңа бу. Заманында Филүсне җәлләп калуым, аны судка бирмәү, аның әләгенә җавап язмау, бер яктан дөрестер дә инде. Әмма продюсерлык күзлегеннән, бизнес җәһәтеннән караганда, бу бик зур хата булган. Бизнеста эмоциягә бирелергә ярамый.

    - Филүскә фатир алырга ярдәм иткәнсез икән?

    - Филүснең фатиры өчен 3 ел көрәштем. Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиттек. Хәтта ТНВга кертү буенча да Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттем, чөнки башта Филүсне ТНВга якын китермәскә тырыштылар. "БСТ” каналы да Башкортстан егетенең Татарстанга китүе аркасында Филүскә каршы булды. Әмма мин бу мәсьәләне Мәскәүгә барып, танышларым, якташларым аша хәл иттем. Боларның барысын да Филүс бик яхшы белә.

    - Ришатка да килешүне өзү тәкъдимен сез ясадыгызмы?

    - Әйе. Әмма Ришат акыллырак булып чыкты, ризалашты. Өстәмә килешү төзедек. Кызганыч, аның белән дә матур гына аерылышып булмады. Продюсер белән эшләгәндә, җырчы үзенә иң зур әйбер – исем туплый, ә бу – бик зур капитал. Курыкмыйча әйтәм: Филүс тә, Ришат та бүген мин ясап биргән исем белән йөриләр. Ришат белән эшли башлаганда, аны Казанда түгел, Уфада да белмиләр иде. Ришатның беренче концертларын Уфада оештырганда, татар концертларын оештыручы администраторларга мөрәҗәгать иттем. Ә алар “кем соң ул Ришат, юк, гафу ит, без аның концертын оештырмыйбыз, аны беркем белми”, - диделәр. Ришат белән икәү Уфа буйлап билет таратып йөрдек...

    - Ришат белән дуслашкан идегез кебек...

    - Дуслашып карау минем идея иде, әмма барып чыкмады. Тормыш тагын бер сабак бирде. Ришатка минем белән эшләгән вакытта җырлаган җырларын яңадан башкару хокукын бирергә теләдем. Ә ул “Рифат Фәттахов җырларны тартып алды” дип ялган таратты.

    - Тик торганда алай әйтмәгәндер бит?

    - Мин моның сәбәбе һаман аңламыйм. Киресенчә, мин аңа “хокукларны бирү турында килешү әзерлибез,” – дп хатлар яздым. Бу хәлнең ике генә сәбәбе булырга мөмкин. Беренчесе: безнең бу егет-кызлар синең тарафтан килгән яхшылыкны йомшаклык, көчсезлек, дип аңлыйлар бугай. Һәм, икенчесе – иң мөһиме: боларга өстәмә пиар кирәк, ахрысы. Нинди юл белән, ничек, нәрсә бәрабәренә – бу хакта уйланмыйлардыр... Тамашачының кызыксынуы гына кимемәсен...

    - Продюсерлык эшеннән күңел кайткан чаклар булдымы?

    - Элегрәк булды. Кабат Филүскә кайтам инде. Аның хыянәтен мин бик авыр кичердем. Филүскә без гаиләбез белән ышандык. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек иде. Ике көннең берендә безнең өйдә булды. Ял көннәрендә хатын тәмле әйберләр пешерсә, Филүс килмичә ашарга утырмый идек. Үз балабыз кебек якын күрдек без аны. Чит илдә кибетләрдә йөргәндә, хатын иң беренче аңа берәр нәрсә ала иде.

    - Ә Ришатка ышандыгызмы?

    Реклама

    - Беркайчан да ышанмадым. Бу Ришатны кимсетү түгел. Мин акыллырак була башладым. Ришат "артист булуымда Филүснең роле бик зур", ди. Дөрес әйтә. Безнең Филүс белән аерылу Ришатка бик файдалы булды. Филүскә кирәк булмаган көч-энергияне мин тулысынча Ришатка юнәлттем. Филүс белән аралар әйбәт сакланган очракта, бу хәл булмас иде, мөгаен. Тормыш каршылыклардан, парадокслардан тора шул. Филүс, Ришат белән бүгенге мөнәсәбәтләр катлаулы булса да, әмма шунысы да хак: алар икесе дә минем өчен бик уңышлы проект булды, алар икесе дә Ваһапов фестивален үстерүгә бик зур өлеш кертте, икесе дә мине продюсер буларак үстерде, ныгытты. Икесе дә – бик шәп җырчылар, зур талантлар. Алар белән горурланмый мөмкин түгел!

    - Башка җырчыларга көч куймадыгызмы?

    - Хәзер инде миндә барысы да системага салынган бит. Һәр юнәлешнең үз җаваплы кешесе бар: пиар белгече, менеджер, администратор, концерт директоры, юрист, финансист... Мин бары тик стратегик мәсьәләлрне хәл итм.

    - Филүснең, Ришатның иҗатын күзәтәсезме?

    - Махсус күзәтмим. Бөтенләй күрмим, дип тә әйтә алмыйм. Алар да шул дөньяда кайный бит. Миңа калса, икесендә дә популярлыкның югары ноктасы узды инде. Миннән "ни өчен алты ел эшләп Филүскә хит җыр ясый алмадыгыз?" дип сорыйлар. Ул вакытта безнең максатлар башка иде. Мин аны Италиягә әзерләдем, дөньякүләм сәхнәгә чыгарырга теләдем. Рөстәм Миңнехановтан акча сорадым, ул каршы килмәде, "барысын, түләрбез", диде. “Зур киләчәк, дөньякүләм сәхнә турында уйла”, - дидем Филүскә кат-кат. Әмма ул каршы килде. "Миңа зур сәхнә дә, дөньякүләм киләчәк тә кирәк түгел, миңа тыныч гаилә тормышы кирәк", - диде. Мин Филүснең гаиләсе турында бер сүз дә әйтә алмыйм, әмма аның “миңа зур киләчәк, дөньякүләм сәхнә кирәк түгел,”- дигән сүзләре Аллаһы Тәгаләнең "Амин" дигән сәгатенә туры килгән бугай...

    - Зәлилә белән мөнәсәбәтләрегездә нинди яңалыклар бар?

    - Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгьвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу – килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә, без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш. Дөрес, ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай. Хәер, бу инде безнең проблема түгел. Суд карары булды, ул үз көченә керде. Хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәк. Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме – 1 млн. сум. Юристларыбыз бу эшне дә җиңәрбез, дип ышандыра.

     - Зәлилә хезмәт хакы түләмәделәр, ди бит...

    - Мин хезмәт хакы түләргә тиеш түгел. Бу – коммерцияле проект. Продюсер хәйрияче түгел! Продюсерның төп максаты – җырчыны таныту бәрабәренә табыш алу. Зәлилә миңа туганым да, кызым да – беркем түгел. Минем максат – аны таныту һәм шул нигездә табыш алу. Яшьләр керем белән табышны бутый. Табыш булса, акча да була. Килешүдә бу хакта тәгаен әйтелгән. Әмма яңа гына эшли башлаган җырчының нинди табышы булсын?!

    - Килешү үз көчендә булганда, башка җирдә эшләргә ярыймы?

    - Нигә ярамасын?! Ләкин моны продюсер белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Мәсәлән, Рәнис Габбазов әллә ничә җирдә эшли. Гөлсирин Абдуллина безнең фондта музыкаль менеджер булып эшли.

    - Рифат Әхмәтович, яшьләр белән ваклану кирәкме икән?

    - Үз-үзеңне яклау хәзер ваклану дип аталамыни?! Һәркемнең үз-үзен якларга хакы бар. Шул исәптән, минем дә. Монда бит эш аерым кешедә түгел. Яшьме ул, картмы – монысы да бернинди әһәмияткә ия түгел. Эш бит – проблемада. Ә проблема – цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнаштыру. Цивилизацияле мөнәсәбәт – ул килешү нигезендә көйләнгән мөнәсәбәтләр. Шул килешүдә билгеләнгән шартларны үтәүгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр. Алар да судка барсын, үз-үзен якласын! Ә бит дәшмәсәң, тагын да ныграк оятсызланалар. Әнә Ришат мин башкарган хезмәтне үзенекен итү өчен тулы бер китап чыгарган. Беренчедән, кешенең хезмәтен күрмәү – үзе гөнаһ. Икенчедән, кешенең хезмәтен үзеңә үзләштерү харам дип уйлыйм.

    - Азат һәм Рәнис белән конфликтлар булдымы?

    - Бәхәсләшүләр була, сүз дә юк. Әмма зур конфликтларның булганы юк.

    - Сезнеңчә, ни өчен халык Филүсне, Ришатны, Зәлиләне яклый?

    - Безнең менталитет шундый: мескенне кызганалар. Хаклымы, юкмы – анысы халыкка мөһим түгел. Гомумән, халыкның 90 проценты һәрвакыт артистны яклый. Артистның үзен дә түгел, ә аның образын, җырларын, тавышын яклый. Ә артистны сәхнәгә кем чыгаруы беркемне дә кызыксындырмый.

    - Соңгы вакытта фондта яңа җырчылар күренми...

    - Мин хәзер күбрәк зуррак проектлар белән шөгыльләнергә телим. “Яңа татар җыры” проекты өстендә эшлибез, Халыкара төрки эстрада фестивален үткәрергә планлаштырабыз... 

    - Яшь вакытта мәхәббәттән башны югалтканыгыз булдымы?

    - Университетта укыганда бер Мәскәү кызына гашыйк булып, хәтта укуны ташлап китәргә әзер идем.

    - Үзегезне уңышлы өйләндем дип уйлыйсызмы?

    - Әлбәттә. Диләрә чыгышы белән Питрәч районыннан. Безне әлеге дә баягы иҗат дөньясы танышырды. Бер кичә оештырганда, Диләрә ярдәм итеп торды. Шуннан танышып киттек. Мин гомерем буе гаиләм өчен тыныч булдым. Диләрә беркая да эшләмичә балаларны тәрбияләде.

    - Үзе шулай теләдеме яки сезнең таләп идеме бу?

    - Бергәләп хәл иттек. Олы кызыбыз Айбикәне иртән балалар бакчасында калдырып киткәндә, шулкадәр елап кала иде, аннары көне буе йөрәгем әрнеп йөри иде. Уйлаштык та, болай булмый, дидек. Улыбыз Таңбулат әнисе белән гел өйдә булды.

    - Диләрә ханымның бер дә эшкә чыгасы килмәдеме?

    - Белмим, әмма ул өйдә булгач, балалар өчен күңелем тыныч булды.

    - Айбикәнең бик ачык рәвештә төшкән фотоларына фикерегез?

    - Аның белән сокланырга, горурланырга гына мөмкин.

    - Сез баймы?

    - Беренчедән, мин бик күп эшлим, күп проектлар алып барам. Ә эшләгән кешенең әҗере дә булырга тиеш. Мин артык бай да, бик мескен дә түгел. Гаиләмне туендырырга, яшәргә җитә.

    - Кайда яшисез?

    - Казан читендә үз йортыбыз белән яшибез. Без аны 10 еллап төзедек. Балалар шәһәрдәге фатирда яши. Алар икесе дә мөстәкыйль булырга тырыша. Бу гаиләдәге тәрбиядән килә. Әти-әни дә безне шулай өйрәтте.

    - Балаларыгыз сораган әйберне алып бирәсезме?

    - Нәрсә сорауларына карап. Әйтик, улыбыз Таңбулат кечкенәдән машиналар белән мавыкты. 18 яше тулгач, машина алып бирдем. Бер-ике елдан соң "машина искерде, яңартасы иде, әти", - ди. Бу юлы инде мин аңа үз көче белән эшләп алырга киңәш иттем. Таңбулат шулай итте дә, җәй көне Америкага китеп акча эшләп кайтты һәм машинасын яңартты.

    - Инстаграмда күренгәнчә, пешерергә яратасыз икән...

    - Миңа беркем дә ашарга пешерергә кушмый. Үземә кызык, үз теләгем белән шөгыльләнәм. Гадәттә, якшәмбе көнне бакчада казанда пылау, шурпа һәм башка ризыклар пешерәм. Рецептларын интернеттан өйрәнәм. Бу шөгыль миңа ләззәт бирә, җанымны ял иттерә.

    - Рифат Әхмәтович, 55 яшь тулган көннәрдә ниндидер фәлсәфи уйларга биреләсезме?

    - 55 яшь – бик матур чак! Ир-ат кешенең иң өлгергән чагы. Ничек дөрес итеп, нәтиҗәле итеп эшләргә кирәклеген мин яңа гына аңлый башладым кебек. Яшәүнең ямен, тормышның тәмен дә яңа гына татый башладым кебек. Һәркемгә дә һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә язсын!

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rifat-fttakhov-dshms-tagyn-da-nygrak-oyatsyzlanalar

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: