Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ринат Билаловтан журналистларга китап-кулланма: 5 елдан кемнәрнең кирәге калмаячак?

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов «Журфакта нәрсәгә укытмыйлар?» (Чему не учат на журфаке) дигән китап чыгарды. Күп мәгълүмат чараларында зур тәҗрибә туплаган автор 50 сорауга җавап формасында яшьләргә киңәшләрен яза. Ринат Билалов белән бу китап турында сөйләштек ("Интертат", Казан, Рәмис Латыйпов).


    «Максатым — эшләгәндә генә өйрәнергә мөмкин булган белемнәрне яшь журналистларга җиткерү»
    «Журналист һөнәренең дәрәҗәсе дә төште»
    «Ничек метранпаж булмаска?»
    «Киләчәге булган урында эшләргә кирәк»
    «Хәбәри журналистикага артык кереп киттек»
    «Туксанынчы елларда беркем дә хезмәт хакы турында уйлап эшләмәде»
    «Татар телле һәм рус телле журналистика тематика ягыннан аерыла»
    «Журналистларга басымнан куркырга кирәкми»
    «Максатым — эшләгәндә генә өйрәнергә мөмкин булган белемнәрне яшь журналистларга җиткерү»
    Ринат Вәгыйзович, бу китапны язу идеясе кайчан туды — журналист булып эшли башлагач укмы, әллә инде баш мөхәррир булгачмы?

    Кайда гына булса да, яшь журналистлар белән эшләргә туры килде. Чаллыда биш ел яшьләр газетасы мөхәррире булдым, өч ел «МолодежьТатарстана» газетасында. Яшьләр белән аралашканда, шуны аңладым: барысына да үз тәҗрибәмнән бер үк хәлләрне сөйлим икән. Бер үк әйберне кат-кат сөйләгәнче, бәлки язаргадыр дигән уй килде. Башта бу хакта пост яздым. Тема белән кызыксынучылар булды. 

    Моңарчы китап язган кеше түгел идем. Берничә ел элек языла башлады. Буш вакытымда бер өлешен яздым да, читкә куеп тордым, илһам булмады. Яртысын язгач, ниндидер эчке барьер чыгып, тукталып калдым,. Соңгы елда эш урынымны алыштыру белән бәйле зур үзгәрешләр булды, «Татар-информ”да тагын яшь журналистлар белән эшли башладым. Тема яңадан калкып чыкты, кыска вакыт эчендә язылып бетте китап. 

    Максатым — эшләгәндә генә өйрәнергә мөмкин булган белемнәрне яшь журналистларга җиткерү иде. 

    Бу ниндидер яшерен белемнәрме әллә, нигә боларны журналистика факультетында өйрәтмиләр икән? 

    Минем журфакны үпкәләтү максатым юк иде. Без алар белән бер үк эшне башкарабыз, әмма аермалыклар да бар. Анда теориягә, журналистика турында гомуми белемнәргә өйрәтәләр. Әмма иманым камил — киң белемнәрне бары тик гамәли эшчәнлектә генә алырга мөмкин. 

    Мин үзем дә журфак бетергән кеше. Укыган чорда безгә өйрәтелгәннәрнең күбесен инде белә идек. Мин читтән торып укыдым, укуны тәмамлаганда инде яшьләр газетасы баш мөхәррире идем. Минемчә, журфак белән чын гамәли журналистика арасында бушлык бар. Соңгы елларда редакциягә практикага килүчеләр дә аз. Журфактан килеп, «Сездә практика үтик әле?!» дип сораган студентларны күргәнем юк та соңгы арада. 

    Элек җайга салынган система бар иде. Журфактан студентлар яшьләр газетасына килә, анда үсеп, тәҗрибә алып, зуррак басмаларга китәләр. Кызганыч, хәзер бу система юк, белем алу һәм аларны гамәлдә куллану арасында упкын. Китап — әнә шул бушлыкны өлешчә тутырырга бер талпыныш. 

    Журфактан нинди дә булса теләк-тәкъдимнәр булдымы?

    Журфактан берничә укытучы шалтыратып, каян алып була дип кызыксынды, әмма кайтаваз, бәяләмәләр булмады. Фейсбукта берничә хезмәттәшем фикерләрен белдерде. Укытучылар тарафыннан фикер белдерүче юк әлегә. 

    Провокацияле сорау бирим әле — журфак кирәкме, әллә юкмы? 

    Китабымда «Сезгә журфак кирәкме, нәрсәгә кирәк, шул хакта уйлап карагыз әле» дигән бер бүлек бар. Мин журфакка укырга кергәндә, инде бер ел газетада эшли идем. Шул вакытка кайтып, кемдер журфакка бар, дисә, дөресен әйтәм, бармас идем. Минем уйлавымча, нинди дә булса башка бер өлкәдә төпле белем алу кулайрак. Икътисад өлкәсендә яки гуманитар белем. Ә язарга өйрәнергә була — я үзлегеңнән, я редакциядә. Шуңа күрә журфак — минем өчен бәхәсле мәсьәлә. Бәлки, ул кирәктер, әмма ул редакция эшчәнлеге белән тыгыз үрелгән булырга тиеш. 


    «Журналист һөнәренең дәрәҗәсе дә төште»
    Һәр өлкәдә кадрлар кытлыгы проблемасы бар, яхшы белгечләр беркайда да җитми. Журналистикада бу мәсьәлә тагын да кискенрәкме?

    Үзем хәзерге вакытны бу өлкәдә эшли башлаганнан бирле массакүләм мәгълүмат чаралары кадрлары базарындагы иң начар чор дип саныйм. 

    Беренчедән, мәгълүмат чаралары күп, журналистлар әзерләп чыгаручы структуралар бу ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый.

    Икенчедән, журналист һөнәренең дәрәҗәсе дә бераз төште. 90нчы елларга кайтсак, ул вакытта журналист — җәмәгатьчелеккә бик күп яңалык ачкан кеше иде. 2000нче елларда бераз дәрәҗәсе югала башлады, чөнки басмалар артты, мәгълүмат агымы киңәйде. Элек журналист булу өчен билгеле бер белем, киң караш, дәрәҗә таләп ителә иде. Хәзер журналистикага «өчле»гә укучылар күп килә, һөнәри осталык, сыйфат түбән. Бу күренеш күп өлкәләргә, гомумән, җәмгыятебезгә кагыла. 

    Без кешеләрне озак еллар бер һөнәрдә генә эшләргә өйрәтмибез. Журналистикада һөнәри яктан үсү, яхшы акчалар эшләү өчен би-ик күп вакыт сарыф итәргә кирәк. Нигә шундый катлаулы юлны сайларга — Инстаграмда сәяхәтләрдән, фитнес-залдан фотолар куясың да, реклама килә башлый. Әмма бу вакытлы күренеш. Одноклассники, Живой Журнал, Вконтактелар кайчандыр популяр булды, алар китә бит. Берничә елны шулай эшләп уздырырга була, әмма анда үзеңә озын хезмәт юлы булдыру бик авыр. 

    Ә кадер югалу нәрсәгә бәйле? Журналистлар үзләре гаеплеме, әллә хакимият шундый шартлар тудырамы?

    Базар шулай формалашты, сез санап киткәннәрнең катнашы юк. Мисал өчен, таксины алыйк. Элек таксилар аз, анда йөрү кыйммәт иде. Катлаулы маршрут булса, таксист бармаска да мөмкин. Хәзер такси хезмәтләре күп, бу һөнәр ияләре әллә ни күп табыш алмый, әмма эше муеннан. 

    Монда да шулай. Әгәр син яхшы журналист икән, яхшы хезмәт хакына ирешә аласың, әмма әнә шул һөнәри осталык югалу сәбәпле, андый кешеләр аз. Яхшы табыш алучы журналистлар бар, әмма күпчелекнең хезмәт хакы уртача хезмәт хакыннан әллә ни артып китми. Яхшы акча алу өчен я уникаль белгеч булырга, я нинди дә булса теманы бик яхшы белергә, я күп эшләргә кирәк. Уртакул журналистка — уртача хезмәт хакы. 

    Халык тарафыннан дөреслекне язучы, җинаятьчеләрне фаш итүче журналистлар бик аз дигән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килә. Ә шул ук вакытта журналистлар күп, дисез… 

    Хәзер хәбәри журналистика киңрәк колач җәйде. Шулай ук пропаганда алып баручы журналистика көчле эшли. 1990-2000 елларда яңа төр журналистика — тикшерү, катлаулы темаларны күтәрү активлашкан иде. Бәлки, хәзер җәмгыятьтә дә андыйга ихтыяҗ юктыр. Туксанынчы елларда, мәсәлән, шул ук ГУЛАГ системасын тикшергән язмалар зур резонанс тудыра иде. 

    Куллану ысуллары да үзгәрә, классик матбугат чараларының позицияләрен югалтуын күрәбез. Мәгълүмат таралу урыны социаль челтәрләр хәзер. 

    Шул ук вакытта, кешеләрдән «Җәмгыять өчен нинди кыйммәтләр актуаль?» дип сорашсаң, сүз иреген беренче урынга куймыйлар дип уйлыйм. Монысы ни белән бәйле?

    Кайчандыр сүз иреге беренчел иде, әлбәттә. Хәзер кешеләр күбрәк икътисади хәл өчен борчыла, ничек исән калырга дип уйлана. Соңгы ике елда үзе һәм якыннарының сәламәтлеге өчен кайгыра, курка. Бу тема беренче урында, ә җәмгыять, сәясәт аз кызыксындыра. Сүз иреге исемлекнең азагына төште. 

    Бу шундый бер чор инде. Тормыш үзгәрүчән бит. Башка вакытлар килер, ихтыяҗлар да үзгәрер. Исән калу мәсьәләсен хәл итми торып, кеше катлаулырак темаларны уйлый алмый.

    «Ничек метранпаж булмаска?»
    Мәгълүматның бәясе төшүгә блогерлык та үз өлешен кертәдер?

    Шул исәптән — әйе. 

    Блогерлык турында, гомумән, аерым китап язарга кирәктер. Блогер белән блогер аерыла. Миллионлаган язылучылары булган блогерны мәгълүмат чаралары дип атап була, анда тулы бер редакция эшли. Без бер кешене күрәбез, ә чынлыкта аның артында тулы бер редакция тора. 

    Берүзе эшләүче блогерларны алсак, аларга мәгълүмат белән профессиональ дәрәҗәдә эшләү авыр. Мәсәлән, ниндидер гадәттән тыш хәл булса, блогер анда барып, фотохәбәрчеләрне эшкә җигеп, бу теманы күтәрә алмый. Бик сирәк блогерлар гына эшли ала моны. Аларның статусы да бәхәсле — закон нигезендә мәгълүматны соратып ала алмыйлар. Сыйфатлы мәгълүмат кирәк булганда, мәгълүмат чаралары ота, фикерләр, комментарийлар ягыннан блогерлар уңышлырак эшләргә мөмкин. Оператив мәгълүмат җиткерү бик сирәк блогерларның гына хәленнән килә.

    Кеше, гадәттә, үз хаталарында өйрәнә бит инде ул. Эшли генә башлаганда шундый китабыгыз булса, аннан файдаланыр идегез микән?

    Үзем җибәргән хаталар турында да яздым. Мәсәлән, мәгълүматны тикшерми генә бастыруның нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин булуы турында. Бу журналистларга 50 киңәш, дөресен әйткәндә, бик аз. 100не дә, 200не дә бирергә була. Әмма алар буенча гына һөнәргә өйрәнү мөмкин түгел. Безнең һөнәр бер калыпка гына сыймавы белән кызыклы да. Мин үзем күргәннәрне яздым, башкаларның тәҗрибәсе бөтенләй үзгә булачак. 

    Әгәр яшьлегемдә андый китап булса, әлбәттә, укып чыгар идем. Безнең һөнәр турында китаплар мине һәрчак кызыксындыра иде, ә алар аз. Һәркайсы үзенчә файдалы. 

    Реклама

    Китапта шундый күзәтү бар. «Булгария» бату, «Боинг» фаҗигасе булганнан соң тиз арада редакцияне җыю турында язасыз. Шундый авыр чакларда редакциягә гел бер үк журналистлар килгәнен искәрткәнсез — ял көне булса да, аларның телефоннары да сүнмәгән, машиналары да сервиста булмаган. Авыр минутта һәрчак бер үк кешеләр эштә ярдәмгә килә — бу кеше факторымы?

    — Кем өчендер һөнәр беренче урында, кем өчендер — башка әйберләр. Әгәр син баш мөхәррир икән, кем өчен нәрсә беренчел булганын белергә тиешсең. Кемнән нәрсә көтәсен чамалау өчен. Бәхәсләшергә, сүзгә килергә була, әмма кешедән ул эшләргә теләмәгәнне көтүдән мәгънә юк.

    Китапта тагын бер кызык бүлек бар — «Ничек „метранпаж“ булмаска». 20 елдан кем метранпаж булыр? (Метранпаж — җыелган материалны типографиягә җибәрүче, хәзер инде юкка чыккан профессия вәкиле).

    Кемнәрдер иртәрәк тә «метранпаж» булуы бар. 

    Яхшы журналист төрле форматларда эшли белергә тиеш. Бер ел радиода эшләү тәҗрибәсен алмаганда, мин үзем гомер буе текстлар белән генә эшләдем. Моның аз булуын аңлыйм, шуңа да, журналистикада озын юл узып, хәзер видео белән дә шөгыльләнә башладым. Безнең «12нче кат» дигән проектыбыз бар. Бик үк актив булмаса да, социаль челтәрләр алып барам. Мәгълүматны төрле мәйданчыкларда, төрле форматларда җиткерергә кирәк. 

    20 елдан төрле форматларда эшли белмәгән журналистның проблемалары булачак. 20 елдан да иртәрәк, 5 елдыр, бәлки.

    Аларның кирәге калмаячакмы?

    Ул кечерәк мәгълүмат чарасында кечкенә хезмәт хакына эшләргә мөмкин, әмма үсешкә урын калмаячак.

    «Киләчәге булган урында эшләргә кирәк»
    Тема табуга килгәндә. Менә Сез Саввидины «Бердәм Россия» партиясеннән кууны ничек белгәнегезне язасыз. Чарада күп журналистлар булган, аларның барысына да бер кочак документлар биргәннәр, аларның берсе дә шуларны актарып укып, кызык теманы күрмәгән. Мәгълүматны күреп алырга яшь журналистларны өйрәтеп буламы соң ул, әллә бу сәләтме?

    Бу тәҗрибә белән дә килә. Саввиди белән мисалны алыйк. Ул документларны карадылар, әмма алар картинаны тулаем күрмәгән. Саввидиның кемлеген, кайдадыр качып ятуын белми. Мәгълүмат кырын тулаем күрү юк. Моның өчен дөньяда, яки менә Татарстанда нинди вакыйгалар барганын белү мөһим. Бу тәҗрибә белән килә торган әйбер. 

    Кеше тәҗрибәле булып та, спорт турында гына яза икән, Саввидиның фамилиясен күрү аңа шулай ук берни дә хәбәр итмәячәк. Саввидиның абыйсы бер футбол клубының иганәчесе булуыннан искәрсә генә инде… Әмма мондый фактларны бәйләп карау өчен бик күп мәгълүматны сыйдырырга кирәк. 

    Вакыйгалар арасында бәйләнешләрне өйрәнергә тиеш журналист. Сәясәт турында язса, әйтик, парламентта соңгы 10-15 ел элек ниләр булганын, андагы кешеләр, аларның ниләр башкарганлыгын өйрәнергә бурычлы. Боларны белмәсә, ул бары тик яңалыклар язып кына утырачак.

    «Киләчәге булган урында эшләргә кирәк», дип киңәш бирәсез. Мәгълүмат чарасының киләчәге барлыгын нинди күрсәткечләрдән белеп була?

    Мультиформатлы журналистика белән бәйле өлкәнең киләчәге булачак, әйтик, социаль челтәрләрдә эшләү. Әмма моның да куркынычы бар. Социаль челтәр — чит платформа, редакция социаль челтәргә бәйле булганда, авырлыклар тууы бар. Фейсбукта алгоритмнар гел үзгәреп тора, Яндекс.Дзен күптән түгел яңа кагыйдәләр кертте. Әмма моннан китеп булмый, социаль челтәрләрдә актив булырга кирәк. 

    Базарның кайсы юнәлештә баруын күзәтү мөһим. Хәзер мәгълүмат, кызганыч, социаль челтәрләргә китә. 

    Махсус белемнәр таләп ителгән өлкәләрнең киләчәге бар. Журналист 2-3 темада яхшы йөзәргә тиеш.

    Гомумән, журналистиканың киләчәге, әлбәттә, бар. Мәгълүматка ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Республикада соңгы ун елда Интернет-басмаларның артуын күзәтәбез. Әмма күбесе эшли алмады, чөнки кемнедер кабатларга тырыштылар да килеп чыкмады, яисә үсеп китәргә көч, акча җитмәде. Элек яхшы идеяң булса, аз акча белән дә кереп китеп була иде, хәзер алай гына мөмкин түгел. Шушы ун елда кризисларны узып, исән кала алган ММЧлар тотрыклы, 3-4 лидер озак эшләр. 

    Һәр мәгълүмат чарасының үз циклы бар. Яңа шартларга яраклаша алмаса, аудитория китә башлый, моны алдан күрүе авыр. 

    Мәгълүмат чаралары үсештә, торгынлыкта була, бераздан бетүгә китә дип язасыз. Әмма шул ук вакытта торгынлык режимында дистә еллар да эшләп торган дәүләт басмалары бар, дип искәрткәнсез.

    Дәүләт мәгълүмат чарасына яхшы идеяле җитәкче килсә, икенче сулышы ачылырга мөмкин. Әмма беренчел дәрәҗәгә кайту мөмкин түгел. Яртышар миллион тиражлы татар басмалары булган, аларны бит кире кайтарып булмый. Әмма шул ук вакытта язылучылары «Сөембикә» һәм «Чаян» тиражы кадәр булган блогерлар да бар. 

    Журналист һөнәри яктан үзен үстерсә, яхшы язмалар тудырса, үзеннән бренд ясаса, социаль челтәрләр алып барса, киләчәге яхшы булачак. Үз брендыңны булдыру кирәк. Бездә яхшы язучы, әмма исемнәре билгеле булмаган журналистлар бар, бигрәк тә газеталарга кагыла. Үзеңне төрле юллар белән танытырга кирәк.

    «Хәбәри журналистикага артык кереп киттек»
    Дәүләт басмаларын һәрчак тәнкыйтьлиләр, моңа карашыгыз ничек?

    — Шәхси мәгълүмат чаралары артында да зур структура торырга, аны үз кысаларын кертергә мөмкин. Шуңа күрә, шәхси мәгълүмат чараларын дәүләтнекеннән иреклерәк дип карау бәхәсле. Дәүләтнекеләрнең дә бик уңышлылары бар. «Татмедиа» структурасында андыйларны күрәбез. Яшьләр, балалар басмалары — аларның укучылары һәрчак бар. «Татар-информ”ны алсак, без бит бер сайт кына эшләмибез, төрле форматларны бергә алып барабыз. Рәсми, ирекле форматлар бар. Конкрет ситуациягә бәйле. 

    Илдәге вәзгыять шундый — дәүләт мәгълүмат чаралары аша үз позициясен җиткерергә омтыла. Теләсәк-теләмәсәк тә, дәүләтнекеләр Россиядә зур роль уйнаячак. Эре дәүләт мәгълүмат чараларына соңгы елларда зур финанс кертемнәре бара, алар аудиториянең күп өлешен тота. 

    Китаптагы киңәшләрнең берсе — «Шигърият белән кызыксынсагыз, пединститутка барыгыз». Шул ук вакытта без хәзер Гадел Кутуй кебек танылган шагыйрьнең «Сөембикә”дә эшләгән вакыты яхшы чор булган, дибез. Хәзер андый бөек шәхесләр, шагыйрьләр матбугатта эшләми. Матбугатта танылган шәхесләр эшләргә тиешме?

    Теләге булганда яхшы журналист язучы да була ала дип саныйм. Тормыш турында тормышта күпне күргән язучылар яхшы яза. Журналистика нәкъ шундый мөмкинлек бирә.

    Шундый мисалларның берсе — Шамил Идиатуллин. Ул минем кебек, 1971 елгы. Шамил — бик яхшы журналист, сыйфатлы журналистика белән шөгыльләнгән кеше. Ул хәзер елына берничә китап яза. Аны укыганда аңлыйсың: ул үзенең тормыш тәҗрибәсе белән журналистлык тәҗрибәсеннән синтез булдырган. Ул үткен социаль әсәрләр иҗат итә. Журналисттан язучы булуга заманча мисалларның берсе, журналистиканы да ташламаган! 

    Элек бу ешрак очрый торган күренеш иде. Сергей Довлатов та озак еллар газетада эшләгән.

    Тукай премиясенә ия журналистларның булмавын журналистларга хөрмәт юк дип аңларгамы, әллә инде дәүләт бүләгенә лаеклары юкмы?

    Без мәгълүмат агымы белән эшләп, зур вакыйгалар турында аз язабыз. Кайчандыр Песков Себердә Агафья Лыкованы «казып чыгарган». «Комсомольская правда» газетасында язганнан соң, аның турында бөтен ил белде, Песков аңа күп ярдәм иткән. «Комсомолка» озак еллар шул темадан «тукланды». 

    Монда журналистның шәхесе дә зур роль уйный. Мөгаен, без мондый вакыйгаларда аз кайныйбыз, аз сөйлибез. Хәбәри журналистикага артык кереп киттек.

    Журналист өчен тырышлык мөһимрәкме, талантмы?

    Журналистикага килер өчен зур талантка ия булу кирәктер дип санамыйм. Талантлы, текстны язу җиңел бирелгән кешеләрне күргәнем бар, әмма алар тиз «янып бетәләр». Алар тиз күтәрелә, ә берничә елдан алар инде юк. Кемдер эчә башлый, кемдер һөнәрен ташлый. Тырышлык таланттан мөһимрәктер. Белеме булган кеше язарга өйрәнә ала. Кешедә кызыксынучанлык булырга тиеш, ул юк икән — журналистикада ни калган аңа?! Һәрвакыт ниндидер яңалык белергә һәм шуны кешеләргә сөйләргә — шушы ике теләк булырга тиеш. Эш күнекмәләре, жанр үзенчәлекләренә өйрәнеп була.  Тулырак: https://intertat.ru/news/society/13-12-2021/rinat-bilalovtan-zhurnalistlarga-kitap-kullanma-5-eldan-kemn-rne-kir-ge-kalmayachak-5844779

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: