erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Рахматуллин Марат Яруллинга: «Энем, халык ярата торган артистлар Инстаграмда мондый әйберләр язып ятмый» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Татар эстрадасында яңа низаг пәйда булды. Әлеге дә баягы җыр аркасында. Автор башкаручы Ринат Рахматуллин белән яшь җырчы Марат Яруллин арасында “Чакыр гына мине” җыры өчен аңлашылмаучанлык барлыкка килгән. 

 

Марат Яруллин Ринат Рахматуллин иҗат иткән “Чакыр гына мине” җырын башкара. Иң элек Инстаграмда Маратның видеомөрәҗәгате барлыкка килде. Анда Марат болай ди: “Ринат Рахматуллин Чаллы газеталарының берсенә зур сәхнәгә “Чакыр гына мине” белән чыгып танылуым турында сөйләгән. Мондый рухтагы мәкалә берничә ел элек тә чыккан иде. Ул вакытта дәшми калдым, хәзер бу хәл тагын кабатланды. 2018 ел башында Ринат абый Рахматуллин мине Мәскәүдәге концертына чакырды. Ул миңа үзенең репертуарындагы җырны башкарырга тәкъдим итте. Бу “Чакыр гына мине” җыры иде. Концерттан соң ул миңа: “Энекәш, молодец! Шәп булды! Җыр яңача яңгырады” - диде. Җырга яңа аранжировка ясаткан идем. Халык яратып кабул итте.

Концерттан соң Ринат абыйдан бу җырны банкетларда, чараларда, концертларда җырларга рөхсәт сорадым. Берникадәр вакыттан соң, халык җырны интернетка чыгаруымны сорый башлады. Башта Ринат абыйның рөхсәтен алдым, аннары гына җырны интернет киңлекләренә чыгардым. Берзаман Ринат абый шалтыратып: “Марат, син бу җырны бик еш җырлый башладың. Әйдә болай итәбез: йә син җырны сатып аласың, йә башкарудан туктыйсың”, - диде. Дөресен әйтәм, миңа бу композиция бик ошый. Мин ул җырны сатып алдым. Бүгенге көндә җырга булган барлык хокуклар документаль рәвештә миндә. 

Тагын шуны өстим: Ринат абый Рахматуллин Мәскәүдәге “Космос” концертлар залына яңа гына җырлый башлаган җырчыны чакырмас иде. Аның концертына кадәр шактый җырларым, клипларым бар иде, концертларым булды. Ул мине чакырып, концертка минем иҗатны яратучылар да килеп, залның берникадәр өлешен тутырыр дип ышангандыр. Хөрмәтле Ринат абый, сез бик нык ялгышасыз. Мине зур сәхнәгә “Чакыр гына мине" җыры чыгармады. Сез шунысы белән хаклы: әйе, сез - җырның авторы һәм аның беренче башкаручысы. Әмма онытылган җырга яңа сулыш биреп, хитка әверелдерүче, аның икенче башкаручысы – ул мин”.

Артистларның Инстаграм аша үзара аңлашуына тәмам ияләндек дисәм, Ринат Рахматуллин Маратка җавап итеп видеомөрәҗәгатьләр урнаштыруны кирәк дип тапмады. Телефон аша да сөйләшергә теләмәде. Шул сәбәпле, без Ринат Рахматуллинның үзе белән күрешергә булдык. 

“Чакыр гына мине” җырын Марат Яруллин ничек җырлый башлады?”, “Марат җырны сатып алганмы?”, “Җырны кем җырларга хокуклы?” сорауларына Ринат Рахматуллинның җавабын видеога яздырдык.

“Уйлап карасаң, Марат Яруллинны "Чакыр гына мине" җыры белән таный башладылар. 2016 елның декабрьләрендә Мәскәүнең "Космос" концертлар залында концертым булды. Мәскәүдәге администраторлар: "Ринат, синең концертыңда ике яшь җырчы катнашсын әле, зинһар. Аларга күренергә кирәк, аларны беркем дә белми", - дип мөрәҗәгать иттеләр. "Минем җырларны җырласыннар", - дигән шарт белән ризалаштым. Динара Ряхимова "Тукта, яңгыр"ны җырлады, Марат Яруллин "Чакыр гына мине" дигән җырны сайлап алды. Мин риза булдым.

Моңа кадәр Марат Яруллинны бөтенләй белми идем. Концерт көнендә генә күрештек, таныштык. Миңа аның җырлавы ошады. Беренче тапкыр Мәскәү сәхнәсендә үзен күрсәтте. Бәлки моңа кадәр Марат Яруллинның кем икәнен белмәгәннәрдер дә...

Аннан соң Марат миңа шалтыратып: "Ринат абый, "Чакыр гына мине" җырыңны банкетларда гына башкарсам ярыймы? Мин - популяр кеше түгел, зур сәхнәләрдә җырламыйм ул җырны. Банкетларда гына җырларга рөхсәтме?" - дип сорады. Мин: "Ярар, зур сәхнәләрдә җырлама, дискларда чыгарма, банкетларда гына җырла", - дидем.

Күпмедер вакыттан соң, "Марат Яруллин синең җырыңны концертта, солянкада җырлый" дигән сүзләр ишеттем. Социаль челтәргә дә кереп китте җыр. Минем рөхсәттән башка гына. Шуннан соң Маратка шалтыраттым: "Марат, бу җыр белән манипулировать итә башладың. Банкетларда гына җырларга вәгъдә иткән идең, концертларда, солянкаларда җырлап йөрисең икән. Социаль челтәргә дә чыгаргансың. Йә җырлаудан туктыйсың, йә җырны сатып аласың", - дидем. Әйе, Марат җырны сатып алды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләкин аның сөйләве буенча, барлык хокуклар да Маратта икән. Бу урында ул бераз гына ялгыша. Мин, автор буларак, бу җырны теләсә кайда башкара алам, теләсә кайсы концертта җырлый алам. Шуңа күрә аның бу сүзләре дөрес түгел.

"Мин бу җырга яңа сулыш бирдем, җыр күптән онытылган иде", - дигән Марат. Энем, бу җыр популяр хит булганда, син әле садикта яки мәктәптә беренче сыйныфларда укып йөргәнсеңдер дип уйлыйм. Ул җыр ничәмә еллардан бирле хит булып тора. Син генә ул җырны хит ясамадың. Син бик нык ялгышасың. Син хит җырны яңадан башкардың.

Инстаграмдагы мөрәҗәгатьләрең популярлыгыңны арттыру өчен булгандыр дип уйлыйм. Башка артистлар кебек бөтен Россия буйлап тулы заллар җыеп, тамашачыларны шатландырып йөри торган артист булсаң, Инстаграмда мондый мөрәҗәгатьләр чыгарып тормас идең. Шәхсән минем Инстаграмда андый видеолар яздырырга вакытым юк. Халык ярата торган дәрәҗәле артистлар Инстаграмда мондый әйберләр язып ятмый торгандыр дип уйлыйм мин. Шуңа күрә, энем, уйла...”

Бу хакта автор башкаручы, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов фикерен сорадык. “Әгәр Ринат җырны бөтен хокуклары белән бергә Маратка биргән икән, Ринатның бу җырны башкарырга хокукы юк. Әмма җырны башкарганда, Марат җыр авторларын, ягъни Ринат Рахматуллинның исемен әйтергә тиеш. Әгәр Ринатның җырны башкарырга теләге булган икән, бу мәсьәләне егетләр алдан ук үзара килешергә тиеш иде”, - диде Зөфәр Хәйретдинов.

 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rinat-rakhmatullin-beln-marat-yarullin-yr-blesh-almyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X