Реклама
Җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина гаилә бәйрәмнәрен бергә уздыра башлаган("Шәһри Казан").
2414
1
4
Җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина гаилә бәйрәмнәрен бергә уздыра башлаган.
Реклама
Яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин белән аның төркемендә эшли торган Алия Карачуринаның мөнәсәбәтләре эшлекле булудан туктап, яшьләр тагын да якынайган бугай.
Соңгы араларда яшьләр социаль челтәрләрдә күренә торган фото, видеоларда гел бергә. Күптән түгел генә Ришатның әти-әнисе, гаиләсе белән бер табын артында Алия дә утыра иде.
Әле берничә көн элек кенә Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина ханымның туган көненә дә Ришат белән Алия парлап чакырылган. Фотоларда да алар кочаклашып төшкән.
Фаразлар дөрес булса, татар эстрадасында тагын бер матур җырчы пар барлыкка килә түгелме?
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rishat-beln-aliya-bergme
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз