erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РКБда өч малай әнисен бәбиен көткәндә үлемнән коткарганнар... Коронавирус белән авырган

Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручы көмәнле хатын-кызны үлемнән коткарганнар. Гөлия исемле ханым коронавирусны авылда, зур малаеның туган көнен уздырганда эләктергән дигән шик бар. Әлеге бәйрәмгә киленнәре авырып килгән була.

Шуннан Гөлия үзен авыр хис итә башлый, ләкин машинада кондиционердан суык тидергәнмендер дип җиңел генә уйлап куя. Ләкин шул ук көнне диярлек киленнәре шалтыратып, үзенең уңай тест бирүен хәбәр итә һәм тиз арада хастаханәгә барырга куша.

Көмәнле ханым 15 июльдә инфекцион хастаханәгә килә, бераздан инде аны РКБга озаталар. КТ нәтиҗәләре үпкәсендәге үзгәрешләрне күрсәтә. Корсагындагы баласына да инде 38 атна була. Тиз арада кесарев кисеме ясарга булалар. Баланы саклап калу өчен.

Шөкер, бала исән-сау дөньяга килә. Бәбине яңа туган балалар бүлегенә күчерәләр. Ә менә Гөлиянең хәле начарайганнан начарая бара. Үпкәләре инде 82 процентка зарарланган була. Хатынны ИВЛга тоташтыралар. Аналык куышлыгында да авыру барлыкка килә. Табиблар авыру янында тәүлек дәвамында диярлек дежурлык итә башлыйлар. 24 июль көнне - Гөлиянең туган көнендә бөтен реанимация аяк өстендә була. Шуннан табиблар аңа яңа туган баласының фотосын күрсәтәләр, аз гына булса да кәефен күтәрү өчен.

Шөкер, ИВЛга тоташтырылган килеш 11 көн яткач, дәвалау үз эшен эшли, әни кешенең хәле яхшыра башлый. Хәзер инде Гөлия, яңа туган бәбисе белән өенә кайтырга әзерләнә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/rkbda-ch-malay-nisen-bbien-ktknd-lemnn-kotkargannar-koronavirus-beln-avyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X