erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркемнең дә бәхетле буласы килә

Декабрьнең башы белән без, чагыштырмача таза-саулар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне искә төшереп, аларның хәлләренә керергә тырышабыз. (Йолдыз Шәрәпова, Шәһри Казан)

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1-10 декабрь - инвалидлар ункөнлеге.

Шул уңайдан "Татаринформ" агентлыгы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира  Зарипова катнашында брифинг уздырды. Анда шактый сөенечле дә, көенечле дә саннар һәм фактлар яңгырады. Республикабызда барлыгы 272 мең 500 инвалид яши икән. Бу - барлык Татарстан халкының якынча 7 проценты. Шуларның 16 мең ярымы - балалар.

Иң аянычлысы - инвалид өлкәннәр саны кими барса да, инвалид балалар саны арта бара. Моннан нәкъ ун ел элек инвалидлар проблемасын уртага салып кычкырып сөйләшә башлаганнар. Инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр дә активлашкан. Алар төрле фондлар төзеп, үзләре шикелле гаиләләргә ярдәм итәләр.

Журналистлар белән аралашуга шундый фондларның җитәкчеләре һәм инвалид балаларның әти- әниләре Далия Гайнанова белән Адель Заһретдинов та килгән иде. Алар бу проблеманы эченнән ныклап тирәнтен белгәнгә күрә, кыска гына чыгышлары да бик тәэсирле булды. 

Әйе, инвалид булса да, бала үсә. Аның белән бергә проблемалары да арта. "Киләчәге нинди булыр? Нинди һөнәр сайлый алыр?" дигән сорау килеп туа. Инвалидларны һөнәрле итү турында республикабыз да кайгырта икән. 85 һөнәри училищеда 1815 кеше белем ала. Кайбер һөнәри училищеларда махсус төркемнәрдә укып, инвалидлыклыктан азат булучылар да бар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Андрей Федоров хәбәр итте. Ә бу гомер буе мөмкинлекләре чикләнгән кеше өчен нинди зур шатлык һәм дәрәҗә.

Республикада ТР Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча совет эшли. 45 муниципаль бердәмлектә инвалидлар эшләре буенча советлар булдырылган. Татарстанда 115 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесы эшли. Аларда тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2021 елда инвалидларга социаль ярдәм чаралары өчен 2 767 800 сум акча бүлеп бирелгән. "Акча тиешле кешеләргә барып җитеп, аларның хәлләрен җиңеләйтсен иде!" - дип телик.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ялы да күпмедер кайгыртылган. Аларга шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелә. Ләкин быел билгеле сәбәпләр аркасында күбесе баш тарткан. "Әмма аларның чиратлары югалмый, киләсе еллларга барып ял итә алалар", - диде министр. 

Беренче карашка гына алар инвалид. Ә күңелләрендә әллә нинди зур хыяллар йөртәләр. Әле быел гына да алар арсында республикабызда 10 чемпионат, чаңгы, җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды. Аларда 22 районнан барлыгы меңгә якын кеше катнашты. Халыкара һәм Бөтенроссия ярышларында катнашу нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар төрле дәрәҗәдәге 65 медаль яуладылар.

Инвалидлар декадасы буенча республикада 1,5 меңнән артык төрле чара үткәрү планлаштырыла. Инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, юридик ярдәм күрсәтү, вакансияләр ярминкәләре уздыру, мәдәни-спорт, күңел ачу чаралары, музей-китапханәдә мастер класслар... Болар барысы да табигать тарафыннан күпмедер кыерсытылган нәни һәм өлкәннәргә үзләрен бәхетле, кирәкле итеп тоярга ярдәм итсен иде. Һәркемнең дә гомере бер генә һәм һәркемнең дә бәхетле буласы килә. Тирә-юнебездәге мондый кешеләргә игътибарлырак булып, ярдәм кулыбызны сузсак иде. Юк, декабрь башындагы 10 көндә генә түгел. Ел буе. 

 http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/berenche-karashka-gyna-invalid

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X