erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 1 апрельдән кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәк?

Машина йөртүчеләрне 1 апрельдән машина йөртү хокукларын алыштырырга кирәклеге турында кисәттеләр.

Юрист Гусятников: 1 апрельдән чит илдә алынган машина йөртү хокукларын Россиянекенә алмаштырырга кирәк

1 апрельдән "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы канунга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә чит илдә алынган машина йөртү таныклыкларын Россиянекенә алмаштыру тәртибе һәм сроклары билгеләнә, дип белдергән "Прайм" агентлыгына PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников.

"Әйтик, быелның 1 апреленнән соң Россиядә яшәү хокукы яки Россия гражданлыгын алган затларга шушы вакыттан алып бер ел эчендә Россия машина йөртү хокукын алырга кирәк", — дип аңлатты ул.
Чит илдә машина йөртү таныклыгы алган россиялеләргә дә Россия Федерациясендә яши башлаганнан соң бер ел эчендә аларны алыштырырга кирәк булачак. Белоруссия гражданнарына һәм бу илдә "права" алган россиялеләргә генә әлеге документны алыштырырга туры килмәячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төзәтмәләр машина йөртү таныклыклары шунда ук гамәлдә булмаячак дигәнне аңлатмый — аларны алыштыру өчен җитәрлек вакыт бирелә. Моны эшләмәгән гражданнарны шундый таныклык белән машина йөрткән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф көтә, дип сүзен төгәлләде Гусятников.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiiada-1-apreldan-kaiber-keselarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X