erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкына 7 шәр мең түләнелә башлый

Өстәмә түләүләр өчен бюджеттан 77 млрд сум акча бүленгән.

Дүшәмбедән алып, Россия халкына түләүләр бирелә башлый. Моның өчен Хөкүмәт өстәмә акча да бүлеп биргән, дип яза PRIMPRESS.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, сүз коронавирус инфекциясе йоктырганнар яисә ОРВИ белән авыручыларга бирелә торган түләүләр хакында бара. Билгеле булганча, андыйлар соңгы арада бик күбәйде. Шуңа бәйле рәвештә, Министрлар Кабинеты өстәмә акчалар бүлү хакында карар кылган. Аның күләме 77 млрд сумга якын. Бу акчалар "больничный"лар түләүгә юнәлтеләчәк. 
Россиядә "больничный" күләме бер МРОТ, ягъни 14 мең сум чамасы булырга тиеш. Ковид йоктыручылар ике атна авырта дип исәпләгәндә, эшкә яраксызлык документы нигезендә түләүләр уртача 7 мең сум тәшкил итәчәк. "Больничный"ный түләүләре дүшәмбе башлана, диелә хәбәрдә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiya-khalkyna-7-shr-me-tlnel-bashlyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X