Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга кушты

    Әлеге эшче төркем составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да керде.

    Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясен үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертү буенча эшче төркем составына керүе турында Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителә.

    «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

    Үзенең Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин РФ Конституциясенә кертеләсе төзәтмәләр буенча референдум кирәклеген ассызыклады.

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: