erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә бензин бәясе төшә башлаган

Ягулык хакы асылда бензинны биржадан трейдерлар аша яки турыдан-туры сатып алучы бәйсез челтәрләрдә очсызлана.

 

Россия төбәкләре АЗСларында бензин бәясе кими башлаган. Ягулык хакының асылда бензинны биржада трейдерлар аша яки турыдан-туры сатып алучы бәйсез челтәрләрдә очсызлануы күзәтелә. Инде 1-5 март чорында ук Түбән Новгород өлкәсендә, Сыктывкар, Салехард, Иркутск өлкәсе һәм Приморье краенда ягулык хакы арзанайган.
Әйтик, 1 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең кайбер ягулык салу станцияләрендә АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,9 сумнан, АИ-95 — 50,9 сумнан сатылган. Яз башыннан бирле бензинның ике сорты да 1 сумга төшкән. Мәскәү ягулык ассоциациясе мәгълүматларына караганда, башкалада бензин хакы әлегә тотрыклы. Моңа кадәр ул атнасына 0,02–0,05%ка үсеп торган.
Монополиягә каршы федераль хезмәттән аңлатылганча, бензин бәясе ягулыкка күпләп сату бәясе арзанаю сәбәпле төшәргә мөмкин. Тик моңа Россия Үзәк банкы төп ставкасының югары дәрәҗәдә булуының комачаулавы бар.
Сүз уңаеннан, Татарстанда ел азагына кадәр 1,5 мең берәмлек транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү күздә тотыла. Бүгенгә республикада 11 меңнән артыграк берәмлек транспорт газга күчерелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X